Кырмыскалы малтабарлары төрле тармакларда эшчәнлек җәелдергән.
Республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты белгечләре Кырмыскалы районында булып, урындагы эшкуарлар эшчәнлеге белән танышты һәм җитештерелүче продукцияне сату базарын киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Белгечләрне район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Рәсил Исламов озатып йөрде.
Иң тәүдә делегация Сахай авылында торба бөгү станоклары җитештерү, тимер кисү, сәнгатьле чүкү белән шөгыльләнгән предприятие җитәкчесе Рөстәм Якупов белән очрашты. Әйткәндәй, 18 ел элек нигез салынган “Домано” җәмгыяте бүген инде үз продукциясен чит илгә – Англия һәм Көньяк Кореяга да чыгара. Казахстан һәм Белоруссия белән дә хезмәттәшлек җайга салынган. Предприятие шулай ук әлеге юнәлешне гамәлгә ашырганда дәүләттән бирелә торган төрле субсидияләргә дә дәгъва итә ала.
Күпләргә яхшы таныш “Дэлекса” җәмгыяте предприятиесе дезинфекция чаралары җитештерә һәм сату базарын тагын да киңәйтергә тели. Әлеге вакытта Дмитрий Колязов җитәкчелегендәге предприятие республиканың эчке базарында яхшы эшләп килә. Тиздән аларның антисептик чаралары эре сәүдә челтәрләрендә дә барлыкка киләчәк. Киләчәктә медицина учреждениеләрендә кулланылучы махсус дезинфекция чараларын якын чит илләр базарына чыгарырга ниятлиләр. Предприятие моның өчен документлар әзерли башлаган. Шулай булгач, белгечләргә консультация бик урынлы булды. Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты белгечләре халыкара сертификатлауга субсидия алу мөмкинлеге турында әйтте. “Башкортстан Республикасының экспортка ярдәм күрсәтү үзәге” оешмасы директоры урынбасары Рита Акчурина билгеләвенчә, мондый программа узган елдан булдырылган: субсидияне эшкуар шунда ук ала – башта үз акчаңны салып, аның кире кайтарылуын көтәсе юк.
Владимир Макаров умартачылык белән беренче ел гына шөгыльләнми. Фермерның 800 умартасы бар, умарталыклары берничә район биләмәсендә урнашкан. Әлеге вакытта эшкуар балны ярминкәләрдә сата. Аңа бренд продуктын халыкара базарга чыгарырга, шулай ук чит илләр катнашлыгында узган төрле күргәзмәләргә барырга тәкъдим ителде. Шул ук вакытта күргәзмә урыны, тәрҗемәче, йөкләрне транспортлау һәм башка бик күп чыгымнарны республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге үз өстенә алачак.
Бу көнне яңгыраган тәкъдимнәр һәм киңәшләр Кырмыскалы эшкуарларына эшчәнлекләрен киңәйтергә һәм билгеләнгән максатларына ирешергә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.