+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2021, 05:14

Авыл хуҗалыгын үстерүгә 3,3 миллиард сум җәлеп ителәчәк

Бүген төбәкнең агросәнәгать комплексында 227 миллиард сумлык 114 проект гамәлгә ашырыла.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагында җитештерү үсеше дәүләт ярдәменең югары нәтиҗәлелегенә бәйле. Агымдагы елда тармакны үстерүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 3,3 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Төбәктә соңгы елларда гамәлгә ашырылган инвестпроектлар нәтиҗәсендә сөт һәм ит җитештерүнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Үткән елда республикада сөт җитештерү, 2019 елдагы белән чагыштырганда - 101,5 процентка , ит 107,4 процентка артты. Быел беренче кварталда бу күрсәткечләр буенча үсеш 100,5 һәм 101 процент тәшкил итте. Шулай ук былтыр республика аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю планын шактый арттырып үтәде, 4 миллион тонна чамасы җыеп алдылар.
- Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында инвесторларга иң уңайлы шартлар тудыру буенча комплекслы эш оештырылды, - дип билгеләде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Без һәр инвесторның ихтыяҗларын өйрәнәбез, бергәләп хуҗалык эшчәнлеген алып бару процессы үзенчәлекләренә төшенәбез. Теләге булган һәркем аграр ведомствога комплекслы консультация сорап мөрәҗәгать итә ала. Соңгы 3 елда гына да авыл хуҗалыгында инвестпроектларны гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме 2,6 миллиард сумнан артып китте.
2018 ел ахырыннан республикада инвесторларга ярдәм итүнең яңа механизмы - «Инвестицион сәгать» эшли, алар кысаларында бүгенге көнгә гомум бәясе 265,3 миллиард сумнан артык булган 129 АПК проекты каралды. 20 меңнән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Бүгенге көндә төбәкнең агросәнәгать комплексында 227 миллиард сумлык 114 проект гамәлгә ашырыла. Быел АПКда гомум бәясе 9,5 миллиард сум булган 8 инвестиция проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Мәсәлән, Ярмәкәй районында «Северная Нива Башкирия» компаниясенең 2800 сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы ачылуга әзерләнә, инвестицияләр күләме - 2,95 миллард сум. Шулай ук Бәләбәй һәм Әлшәй районнарында елына тере үлчәмдә 15 мең тонна дуңгыз ите җитештерү куәте булган Урал ит компаниясенең заманча дуңгызчылык комплексы төзелеше тәмамланып килә, инвестицияләр күләме - 3 миллиард сумнан артык.
Башкортстанда авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелегенә тагын бер яхшы мисал - соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасын яңартуның яхшы темплары. Агросәнәгать комплексының техника паркын яңарту буенча республика программасы кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга чыгымнарның яртысына якыны субсидияләнә. Соңгы өч елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 8400 берәмлек заманча техника сатып алган, бу чорда субсидияләр программасы буенча түләнгән акча 4,6 миллиард сумнан арткан. Төбәктә шундый системалы якын килү нәтиҗәсендә тармакның техник тәэмин ителеше сизелерлек яхшырды, кыр эшләрен уздыру сроклары кыскарды.
Фото: gtrk.tv
Читайте нас