+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2021, 12:23

“Уфагормолзавод”ны чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында күчмә киңәшмәне әлеге җәмгыятьтә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында күчмә киңәшмәне әлеге җәмгыятьтә үткәрде.
Бүген “Авыл сәгате” форматында күчмә киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфагормолзавод” җәмгыятендә булды. Төбәк җитәкчесе җитештерү комплексын, лабораторияне һәм әзер продукция складын карады. Предприятие директоры Илдар Фәйзуллин сүзләренә караганда, завод тәүлегенә 150 тонна сөт эшкәртә. Чимал һәм әзер продукция ташуның үз системасы җайга салынган. Заводны Әлшәй, Авыргазы, Стәрлетамак һәм Дәүләкән районнары хуҗалыклары сөт белән тәэмин итә. «Сөт фермеры», «Сөт крепосте», «Хәләл» һәм «Ике мәче» маркалары астындагы продукцияне эре сәүдә челтәрләренә, шулай ук мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм дәваханәләргә саталар.
2014 елда ачылган завод Русиядә иң яхшы сөт эшкәртүчеләр исемлегенә керә һәм Башкортстан базарының 20 проценттан артыгын алып тора. Радий Хәбиров производство белән идарә итүче операторларда булды. Предприятие заманча автоматлаштырылган линияләр белән җиһазландырылган. Хезмәткәрләрнең чимал һәм әзер продукция белән турыдан-туры элемтәсе юк, бу гигиена хәвефсезлеген һәм эшкәртү вакытын арттыра. Объектив кыенлыкларга карамастан, производствоны модернизацияләүне пандемия вакытында да туктатмаганнар. Радий Хәбиров предприятие продукциясен тарату географиясе белән кызыксынды.
- Без җитештерү һәм сату базарын киңәйтәбез, продукциянең ун процентын диярлек республикадан читкә - Ырынбурга, Чиләбегә, Самарага, Татарстанга һәм Удмуртиягә җибәрәбез. Продукциягә ихтыяҗ бар, - диде Илдар Фәйзуллин. Вице-премьер, республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда азык-төлек продуктлары җитештерү индексы үсә. Әйтик, үткән елда ул, уртача Русия күрсәткечләрен узып, 104,5 процент тәшкил итте. 2019 елдагы белән чагыштырганда, ит җитештерү - 3,1, субпродуктлар - 58,1, ярымфабрикатлар - 26,9, үсемлек мае - 7,7, сырлар 14,6 процентка арткан.
- Агросәнәгатькә алга таба ярдәм итү өчен без республиканың азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясен 2026 елга кадәр эшләдек, - дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов. - Шундый ук программаларны һәр муниципалитетта кабул итәчәкләр. Бу азык-төлек җитештерү күләмнәрен ике тапкыр - 200 миллиард сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Төбәк Башлыгы булачак «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестицион сабантуен оештырырга кушты, ул шушы айда Сибайда узачак, анда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә ярдәм мәсьәләләре буенча пленар дискуссия дә үтәчәк. Ә 1 сентябрьдән тиешле республика программасын гамәлгә ашыра башларга кушты. «Авыл сәгате»нең тагын бер темасы - республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә ярминкә эшчәнлеген үстерү перспективалары.
- Безнең азык-төлек базарлары заманча булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Уфада, мәсәлән, Спорт сарае каршындагы мәйданда әлегә кадәр "тәгәрмәчләрдән" сату итәләр, сатучылар кышын палаткаларда өши, алыпсатарлар фермерларны прилавкаларга кертми. Сәүдә цивилизацияле булсын өчен баланслы карар кабул итәргә кирәк, - диде ул.
Читайте нас