Ярдәмнән файдаланып калырга ашык!
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Агростартап» грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. - “Агростартап” гранты - дәүләттән үз хуҗалыгын үстерүгә 3 миллион сумга кадәр яки, хуҗалык кооперативта торса, 4 миллион сумга кадәр бушлай акча алу мөмкинлеге ул. Крестьян хуҗалыкларына яки шәхси эшкуарларга дәүләт ярдәме конкурс нигезендә генә бирелә. Моның өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгына үз хуҗалыгының бизнес-планын (төзү һәм үстерү проектын) тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурс комиссиясе өстенлекле юнәлешләр нигезендә төзелгән махсус шкала буенча проектны бәяли. Барыннан да күбрәк балл җыючы дәүләт ярдәмен алачак. Шул ук вакытта комиссиянең һәр утырышы аграр ведомствоның Youtube-каналында онлайн-режимда трансляцияләнә, - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Бүген төбәккә авыл эшкуарлары кирәк. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында эшкәртү күләмнәрен икеләтә арттыру бурычы тора.
Гаризалар 2021 елның 9-25 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450008, Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106, ял көннәреннән тыш. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.