Инвесторларны Башкортстанда аграр җитештерү кызыксындыра.
Терлекчелек тармагы җәйләү чорына аяк басты. Бу — ит һәм сөтне арзангарак җитештерү мөмкинлекләре арту дигән сүз. Аграрийлар бигрәк тә сөт терлекчелегенә басым ясый. Сәүдә базарында аңа сорау да, көндәшлек тә зур. Әйткәндәй, 2020 ел йомгакларына караганда, сөт терлекчелеге үсеш динамикасы буенча илдә икенче урынга чыкты. Беренче баскычта — дуңгыз ите җитештерү. “Россельхозбанк”ның тармак экспертизасы үзәге шундый нәтиҗә ясаган. Сөт чималы җитештерүдә, 2019 ел белән чагыштырганда, үсеш, 2,7 процентка артып, еллык тулай сөт җитештерү күләме илдә 32 миллион тоннага җитте. Шунысын да билгеләргә кирәк, агросәнәгать комплексында инвестиция активлыгы буенча терлекчелек тармагы, яшелчәчелектән кала, узган ел икенче урында булды.
Мәгълүм булуынча, сөт терлекчелеген үстерү проблемалары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүдә стратегик юнәлешләрнең берсе буларак билгеләнгән иде. Илдә бу юнәлештә элекке югалтуларны тергезү бурычы куелды. СССР таркалганнан соң, мәсәлән, илнең авыл хуҗалыгында сөт җитештерү 1,8 тапкыр кимегән иде. Һәм 2000нче еллар башыннан әлегә кадәр еллык тулай җитештерү 30 миллион тоннадан артмады. Узган елгы рекордлы күрсәткеч исә тармакка күрсәтелгән дәүләт ярдәменең һәм инвестиция проектларының нәтиҗәле булуын күрсәтте.
Федераль аграр ведомство чыганакларыннан күренүенчә, илдә сөт җитештерүдә иң зур өлешне Идел буе федераль округы кертә. Аерым алганда — Татарстан һәм Башкортстан. Узган ел тәүгесендә тулай күрсәткеч 1,9 миллионга җитсә, республикадабызда 1,7 миллион тәшкил иттте.
Шунысы да игътибарга лаек, сөт терлекчелеге — продукциясе импортны үзебезнекенә алыштыруда зуррак мөмкинлекләргә ия булган тармак исәбендә. 2020 елда, мәсәлән, илнең сәүдә базарында чит илдән кертелгән сөт продукциясе өлеше 18 процент булса, 2025 елда бу күрсәткеч 16 процентка кадәр кимиячәк, дип фаразлый аграр экспертлар.
Русиядә сөт җитештерүне тагын да арттыру юнәлешендә нинди чаралар каралган?
Сөт чималына сорау артачакмы? Әлеге юнәлештә дә лидерлык позициясен саклап калу өчен Башкортстанда нинди яңалыклар тормышка ашырылачак?
“Россельхозбанк”ның тармак экспертизасы үзәге белгечләре, киләчәктә Русиядә терлек аксымын куллануда сөт-челек тармагы иң ышанычлы һәм тотрыклы чыганак булачак, дип билгели.
— 2020 елда илдә сөт продуктларына бәяләр, тоташ тармак продук-циясенә уртача хаклар үсеше белән чагыштырганда, түбәнрәк булды, ягъни, тоташ тармакта инфляция дәрәҗәсе 4,9 процент тәшкил итсә, сөттә ул 3,6 проценттан артмады. Без, икътисад берникадәр аякка баскач һәм сатып алу мөмкинлеге арткач, терлек аксымы булган чыганаклар арасында көндәшлек тагын да көчлерәк һәм, терлек, кош-корт ите белән чагыштырганда, сөт продуктларына сорау тагын да артачак, дип фаразлыйбыз, — диде югарыда телгә алынган Үзәк җитәкчесе Андрей Дальнов.
Белешмә. Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, 2010 елда Русиядә яшәүче һәр кеше елына уртача 245 килограмм сөт һәм сөт продуктлары белән тукланса, 2019 елда ул — 234, 2020 елда 239 килограмм тәшкил иткән. Әйткәндәй, әлеге күрсәткеч Татарстанда — 359, Башкортстанда һәм Ырынбур өлкәсендә 301 килограмм туры килә. Экспертлар фикеренчә, әлегә Русия һәр кешегә уртача сөт куллану күрсәткече буенча илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән рекомендация дәрәҗәсеннән 30 процентка калыша.
Күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев, 2025 елга кадәр әлеге күрсәткечне кимендә 245,5 килограммга җиткерү бурычын куйды. Министр фикеренчә, ил Президенты Владимир Путин игълан иткән гомумдәүләт проектларында билгеләгән чаралар сөт продуктлары белән илнең эчке базары ихтыяҗын канәгатьләндерергә генә түгел, ә экспорт мөмкинлекләрен үстерергә дә булышлык итәчәк. Тармак экспертизасы үзәге исәпләүләре буенча, киләчәктә сафка басачак куәтле мегакомплексларның еллык гомум куәте 5 миллион тоннага җитәчәк. Алдагы ике елда исә 1,2 миллион тонна сөт җитештерүгә сәләтле берничә куәтле проектны тормышка ашыру күз уңында тотыла.
Федераль аграр ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел илдә кимендә 32,6 миллион тонна сөт чималы җитештерү бурычы куелган. Моңа, беренче чиратта, сыйфатлы азык базасы туплау, терлек асрауда инновацион технологияләрне һәм “сөтлебикә”ләрнең генетик потенциалын нәтиҗәлерәк куллану аша ирешеләчәк. Әлбәттә, узган елда сөт терлекчелегенең соңгы ун ел эчендә яхшы күрсәткеч бирүе эчке мөмкинлекләрне дә тулырак файдалану кирәклеген күрсәтте.
Мәгълүм булуынча, Башкортстанда узган ел 1,67 миллион тонна сөт җитештерелде, шу-ның 766,1 мең тоннасы — авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары өлеше.
Кемнәр ничек эшләде, дигән сорау куйганда, сөт рейтингында Мәләвез районының “Ашкадар”, Туймазы районының “Нерал-Матрикс”, Авыргазы районының “Урожай” хуҗалыклары республика күләмендә иң җитештерүчән эшләүчеләр исемлегендә булды. Биредә ел дә-вамында һәр сыердан көненә уртача 26 килограммнан артыграк сөт савып алдылар. Ә тулай җитештерүдә Чакмагыш районының “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенә тиңләшүче булмады. 2020 елда биредә тулай савым 22059 тонна тәшкил итте. Машина белән саву операторлары арасында Мәләвез районының “Ашкадар” хуҗалыгы уңганы Гөлнара Рахмангулова, узган ел йомгаклары буенча үз төркемендәге сыерлардан уртача 13 мең 313 килограмм сөт савып, республикада беренче урынга чыкты.
Билгеле, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган әлеге мәгълүматлар һәммәсе дә республика уңышларын гына күрсәтми, ә мөмкинлекләребезне барларга, алдынгылар үрнәгенә ияреп, яңа бурычлар билгеләргә дә булышлык итә.
Гомумән, республика аграр тармагында җитештерүнең үсеш индексы узган ел 103,1 процентка җитте һәм илдәге, дөньядагы икътисади катлаулы чорда бу яхшы күрсәткеч булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, аграр комплексны үстерүгә үз капиталын салырга теләүчеләр саны арта бара. Дәүләт программаларында актив катнашу, инвестицион проектларның гамәлгә керүе республикада терлекчелек тармагын тагын да җанландырып җибәрде һәм ул яхшы нәтиҗә бирә.
Белешмә. Тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, елның гыйнвар-апрель айларында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 233 мең тонна сөт җитештерде. Бу — узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 мең тоннага, ягъни, 5,4 процентка күбрәк.
Нәселле маллар. Сыйфатлы азык. Инвестиция. Республикада аграр җитештерүне арттыруның асылы нигездә шушы өч төшенчә белән бәйле. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, әлеге вакытта республика АПКсында гомум бәясе 108,6 миллиард сумлык 53 инвестицион проект тормышка ашырыла.
Күптән түгел “Инвестиция сәгате”ндә, мәсәлән, “Агрофирма Иртюбяк” предприятиесенең Күгәрчен районында 1,2 мең баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзиячәге турында хәбәр ителде. Компаниянең башкаручы директоры Олег Николаев республика Башлыгы Радий Хә-бировны проект планы белән таныштырды. Инвестиция күләме 1,6 миллиард сум тәшкил итә. Биредә 20 эш урыны булдыру каралган. Комплекс 600әр баш сыер асралган ике бинаны, савым залын, азык цехын берләштерә.
Илшат Фазрахманов әлеге проектның республикада иң зуры һәм технологик яктан куәтле булуын билгеләде. “Иң мөһиме, — диде ул, — әлеге комплекс, элекке фермалар белән чагыштырганда, ике тапкыр җитештерүчәнрәк һәм республика өчен типовой булып тора. Бу — терлекчелек фермаларын салуда яңа индустриаль алым”.
Белешмә. Быел республиканың аграр хуҗалыклары үзебезнең ил һәм чит ил селекциясенә караган 8,7 мең баш токымлы мал сатып алырга планлаштыра, шуның 8,3 меңе — эре сыер маллары. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, елның беренче кварталында читтән 518 сыер малы сатып алынган.
Әйтергә кирәк, белгечләр фикеренчә, узган ел республикада сөт җитештерүнең артуы фәкать төрле категориядәге хуҗалыкларда көтүне яңарту, токымчылык юнәлешенә караш үзгәрүгә бәйле. Чагыштыру өчен: 2019 елда республика буенча һәр сыердан уртача 5563 килограмм сөт савып алынса, узган ел ул 6061 килограммга җитте.
Димәк, якын елларда башкортстанлыларның сөт һәм сөт продуктларын тагын да күбрәк куллана башлаячагына гына түгел, ә сәүдә нокталарында үзебездә җитештерелгән экологик яктан чиста һәм “яшел продукция”нең тагын да күбрәк урын алачагына да ышаныч зур.
Олег Төхвәтуллин.