Илеш районы фермеры Владислав Исанов шулай ди.
Илеш районы икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү. Шушы төр продукцияне җитештерү күләме, социаль-икътисади күрсәткечләр буенча район Башкортстанда иң тотрыклы төбәкләрдән санала. Биредә яшәүчеләрнең социаль иминлеген Илеш кырларының мул уңышы, игенче һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәте тәэмин итә. Узган елда районда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 500 миллион сумнан артык тәшкил итте. Илеш районының аграр предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 332 миллион сумнан артык дотация һәм субсидияләр алды.
Игенчелек һәм терлекчелек продукциясен, нигездә, “Урожай”, “Агыйдел”, Куйбышев исемендәге, “Урал”, “Мир”, “Маяк” кебек эре хуҗалыклар җитештерә. Мәсәлән, узган елда “Урожай” хуҗалыгында һәр гектардан — 32,6 центнер (барлыгы 24098 тонна), Гайнетдинов КФХсында 30,7 центнер (18329 тонна), Куйбышев исемендәге хуҗалыкта 29,1 центнер (14593 тонна) уңыш җыеп алдылар. Рапс һәм майлы культуралар үстерү буенча “Илеш” МТСы хезмәтчәннәре иң яхшы нәтиҗәләргә иреште, алар 2735 тонна рапс җитештерде.
Шулай ук гомум күрсәткечләрдә уңышлы эшләгән фермерларның да өлеше бар. Хуҗалык итүнең кайсы формасының отышлы икәнлеген тормыш үзе күрсәтә. Әлбәттә, эре хуҗалыклар аякта нык басып тора. Шул ук вакытта фермерларның кооперациягә нигезләнгән эшчәнлеге Илештә яклау тапты. Тәҗрибә күрсәтүенчә, алар, икътисади булудан бигрәк, социаль функция үти. Һәрхәлдә, алар үз көннәрен үзләре күрә.
Әлбәттә, фермерларның төп сыйфатлары – ул үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм крестьяннарга хас зирәклек. Район фермерларына эштә уңышларга ирешүдә нәкъ менә шәхси сыйфатлар һәм хезмәткә эшлекле якын килү, район җитәкчеләре тарафыннан аларның хезмәтенең мөһимлеген аңлау ярдәм итә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә, терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнергә теләгәннәргә Илеш районында мөмкинлекләр җитәрлек.
Әйтергә кирәк, заманның кырыс җилләренә карамастан, Илеш районы хакимияте үз эшен башларга теләгән намуслы хезмәтчәннәргә мөмкин булган ярдәмне һәрьяклап күрсәтте һәм күрсәтә. Кечкенә, әмма шактый төзек Красный Октябрь авылында яшәүче Владислав Исанов үз эшен нәкъ шундый ярдәмгә ышанып һәм таянып башлап җибәрде. Әйе, аның эшчәнлеге әле, кем әйтмешли, “борынлап” кына килә. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтик: районда авылларның социаль торышын яхшырту юнәлешендә нәтиҗәле эшлиләр, инфраструктураны яхшыртуга, көнкүреш уңайлыклары тудыруга юнәлтелгән федераль, республика программаларында актив катнашалар.
“Бер яктан карасаң, фермер булу өчен бүген батыр булырга кирәк. Хәтта кайберәүләр, бүгенге шартларда фермер эшенә тотынучылар — юләр ул, дияр. Чынында исә бу эшкә тотынган кеше курыкмаска, югалып калмаска тиеш. Фермер булып китәр өчен, әлбәттә, иң элек эшләргә, заманча яшәргә теләгең булырга тиеш”, – ди Владислав Владимирович.
...Владислав Исанов үз хуҗалыгын оештырганда тиешенчә “кораллануны” максат итеп куйган. Кирәкле техниканы – агрегатларны, комбайн, “ДТ” һәм “МТЗ-80” тракторларын, “КамАЗ” автомашинасын сатып ала ул. Техникадан буяу исе килеп тормаса да, барлык эшне дә шулар ярдәмендә башкара. Ватыла-нитә калсалар, энеләре ярдәмләшә. “Күпчелек фермерларга хуҗалыкны нольдән башларга туры килгән. Барысы да иске генә бер трактордан һәм культиватор, чәчкечтән башлап җибәрәләр инде. Кемгә югарыдан уч тутырып акча бирәләр? Бирмиләр. Аз булса да эш күрсәтергә кирәк”, — ди Владислав. — Һәрбер көннең кызыклы чагы да, кызганыч чагы да була дигәндәй. Кыенлыктан соң тырышкан кешегә барыбер җиңеллек килә. Бер кыенлыкны җиңеп чыккач, бу авырлыкларны җиңеп чыктым дип сөенгәч, моннан да бәхетле көн булмый. Шуңа игътибар биреп, яшәп ятабыз инде, алга таба өметләнеп яшибез.
Алга таба да шушы эшләрен дәвам итү – фермер Исановның иң зур максатларының берсе. Авылның саклап калынуының да тырыш хезмәттән башка мөмкин түгеллеген яхшы белә ул. Владиславның ике улы – Виктор белән Вадим үсеп килә. Фермерлыкка тотынганда Владислав, әлбәттә, аларның киләчәген хәстәрләүне иң алгы планга куйган. Бүген инде алар — әтиләренең ышанычлы ярдәмчеләре, күп эшләрне үзләре белеп башкара, техника серләрен өйрәнәләр. Виктор Илеш аграр-технологик колледжының беренче курсын тәмамлый, 14 яшьлек Вадим исә 7нче сыйныфны 4-5 билгеләренә генә тәмамлаган.
“Менә күп урыннарда авыллар акрынлап юкка чыга барганда безнең як авыллары картаймый, яшь килеш саклана. Яшьләр авылда калсын инде ул, бала-чагалар күбәйсә, күңел сөенә бит! Минем балалар да җирне, авылны үз итәрләр, башлаган эшне ташламаслар дип ышанам. Беркайда да акчаны да, мал-мөлкәтне дә өеп куймаганнар. Мул тормышта яшим, дисәң, маңгай тирен сөртә-сөртә эшләргә кирәк”, — ди Владислав Исанов.
Илле гектарда арпа, бодай үстерә ул. Аңа янә 25 гектар печәнлек биргәннәр. Үзенең шәхси хуҗалыгы терлекләренә җитәрлек күләмдә азык хәзерли. Савым сыерлары тота, сөтне Югары Яркәйдәге эшкәртү предприятиесенә сата. Фермер әнә
шулай акрынлап буын ныгыта. Киләчәккә ышаныч белән, уңышны арттырып, мул тормышта яшәргә омтыла, улларын җир эшенең барлык серләренә өйрәтергә тырыша. Үз эшен яңа гына башлаган һәрбер фермер кебек үк, кыенлыкларга да дучар булган. Әмма һәрчак, үзе әйткәнчә, барып киңәш һәм ярдәм сорар кешеләре бар.
— Илеш районында күмәк хуҗалыклар көчле, әлбәттә, алар фермерларга көндәш дип карамый. Мәсәлән, район хакимияте дә, күрше-дәге “Урожай” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Мөхәрләмов та беркайчан да үтенечемне кире какмый. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә ярдәм итәләр, — ди ул ныклы ышаныч белән. — Фермер эше читтән караганда гына гади кебек, ләкин аның көндәлек мәшәкате бик күп. Тырышкач, нәтиҗәсе дә бар. Иң мөһиме – Ходай исәнлек бирсен, тырышабыз. Эштән курыккан юк.
Владислав Исанов иртә яздан басуда да эшли, түбә астына заманча такта яргыч та корып куйган. Эшсез тормый, кыскасы.
Илеш эшчәннәре 2020 елны яхшы казанышлар белән төгәлләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 202,2 мең тонна ашлык җыеп алдылар, бөртеклеләрнең гектар көче уртача 29,4 центнер тәшкил итте. Бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча район Башкортстанда өченче урынга чыкты. Агымдагы елда да районның тырыш игенчеләре һәм терлекчеләренең тынгысыз хезмәте, шул исәптән Владислав Исанов кебекләрнең фидакарьлеге матур нәтиҗәләр бирер дип ышаныйк.
Фото:Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.