+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июнь 2021, 12:18

Чыгымнар компенсацияләнәчәк

Аны берничә юнәлеш буенча файдаланырга мөмкин булачак.

Кичә Хөкүмәт Президиумы утырышында «Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде.
Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, илнең азык-төлек базарында хәлне тотрыклыландыру максатында икмәк пешерү сәнәгатенә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде, шуңа бәйле рәвештә икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясенә бәяләр үсешен тоткарлау чаралары эшләнде.
- Республика он җитештерүчеләргә бодай сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә Русия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фонды акчалары исәбеннән җитештерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләрен сатуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүдә дәүләт ярдәменең яңа төрләренә дәгъва итә алачак, - дип аңлатты вице-премьер. - Әлеге дәүләт ярдәме чараларын алуга республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына 50дән артык гариза керде.
Шулай ук мелиорацияне үстерүгә һәм нәселле яшь авыл хуҗалыгы терлекләрен сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләү каралган. Бу 2021 елда бакча комплексын су белән тәэмин итүне яхшыртырга һәм нәселле яшь терлекләрне 2000 башка җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Премьер-министр Андрей Назаров республикада мелиорацияне үстерү эшләрен активлаштырырга кушты.
Фото: pixel-shot.com
Читайте нас: