+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июнь 2021, 11:54

Урманнар да тәрбия таләп итә

Радий Хәбиров бу өлкәдәге эшләр турында фикерләрен белдергән.

Республика матур табигате белән дан тота. Аеруча, урманнары белән бай ул. Әлбәттә, аны тәртиптә тоту өчен дә зур көч таләп ителә. Бу турыда республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә үз фикерен белдергән.
"Һәр төбәкнең мондый табигый байлыгы - таулары, далалары, елгалары һәм урманнары юк. Ләкин урманнарны карарга кирәк, һәм без моның өстендә эшлибез.
Урман утырту техникасын планлы рәвештә сатып алабыз. Бу көннәрдә яңа махсуслаштырылган машиналар Балакатай, Макаров һәм Уфа урман хуҗалыгына китерелде. 2021 елда без барлыгы 70 трактор, культиватор, дисклы тырмалар сатып алдык. Бу таулы җирләр өчен бик кирәк. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, нигездә, моңа акчалар федераль бюджеттан кергән. 54,5 миллион сум - безнең урман хуҗалыгы өчен зур ярдәм.
Башкортстан тотрыклы рәвештә Идел буе федераль округында - беренче һәм Русиядә ясалма урман тергезү мәйданы буенча җиденче урында. Узган ел без 15,3 мең гектар мәйданда 109,4 процент урман утырттык. Соңгы 10 елда - бу иң югары күрсәткеч. Ясалма утыртмаларда без 98 процентка кыйммәтле ылыслы агачларны кулланырга тырышабыз, алар бездә барыннан да яхшырак җайлаша", - дигән ул.
Фото: социаль челтәрдән
Читайте нас: