+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2021, 21:14

Үзебездә җитештерелгән продуктларга ихтыяҗ зур

Сәүдә челтәрләре Башкортстанда җитештерелгән товарлар белән тулылана.Моның турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров та социаль челтәрләрдә язган. "Тагын бер авыл хуҗалыгы предприятиесе "Магнит" сәүдә челтәренә үз продукциясен җибәрә башлады. Бу - Кушнаренко районының "Столыпино" предприятиесе. Җитештерүче "Башкортстан продукты" төбәк проектында да катнаша. "Магнит" челтәре вәкилләре белән "Столыпино" арасында сәүдә-сатып алу конференциясе оештырдык. Анда барлык мәсьәләләр дә хәл ителде. Яклар бакча җиләге китерү буенча килешү дә төзеде.Бүген "Магнит"ка республиканың 56 урындагы җитештерүчесе товар китерә. Алар барысы да югарыда әйтелгән программада катнаша. Боларның һәркайсы зур әһәмияткә ия", - дигән ул.

Сәүдә челтәрләре Башкортстанда җитештерелгән товарлар белән тулылана.
Моның турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров та социаль челтәрләрдә язган. "Тагын бер авыл хуҗалыгы предприятиесе "Магнит" сәүдә челтәренә үз продукциясен җибәрә башлады. Бу - Кушнаренко районының "Столыпино" предприятиесе. Җитештерүче "Башкортстан продукты" төбәк проектында да катнаша. "Магнит" челтәре вәкилләре белән "Столыпино" арасында сәүдә-сатып алу конференциясе оештырдык. Анда барлык мәсьәләләр дә хәл ителде. Яклар бакча җиләге китерү буенча килешү дә төзеде.
Бүген "Магнит"ка республиканың 56 урындагы җитештерүчесе товар китерә. Алар барысы да югарыда әйтелгән программада катнаша. Боларның һәркайсы зур әһәмияткә ия", - дигән ул.
Читайте нас: