Елның коры килүенә карамастан, Стәрлебаш районы хуҗалыкларында югары максат куеп эшлиләр.
Стәрлебаш районының күпчелек хуҗалыкларында яңгыр июнь башыннан бирле булмады. Чәчүлекләр һәм мал азыгы культуралары плантацияләренең дымга сусавы күзәтелә. Районда быел мал азыгы хәзерләү кампаниясе иртәрәк башланган. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Наил Ибраһимов сүзләренә караганда, “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте, “Күндерәк” кооперативы” колхозы берничә көн элек сенаж салуны тәмамлаган.
– Яздан ук мал азыгы хәзерләүнең авыр шартларда үтәчәге фаразлана иде инде, – ди Наил Ибраһимов. – Әлбәттә, мондый катлаулы хәл техника әзерлегенә яисә механизаторлар хезмәтенә бәйле түгел. Явым-төшем аз булды. Шуңа күрә, басуда үстерелгәнен югалтусыз җыеп алу бурычы гына куелмый, табигый печәнлекләребезне дә файдаланырга кирәк булачак. Узган ел район буенча һәр шартлы баш малга 36 центнер азык берәмлеге тупланса, быел җәйге һәм көзге мөмкинлекләрне нәтиҗәлерәк файдаланып, бу күрсәткечне 30 центнердан да киметмәү бурычын куябыз.
“Урожай” җәмгыятендә бу көннәрдә сенаж салу дәвам итә. Көндез, һава температурасы 30 градустан югары булганда да, басуда, сенаж чокырында масса тыгызлауда эшләгән механизаторлар җитештерүчәнлекне төшермәскә тырыша. Гомумән, районның баш агрономы сүзләренә караганда, хуҗалыкларда 4,5 мең тонна сенаж салынган. Бу – планлаштырылганның дүрттән бер төлеше. Нигездә күпьеллык үлән мәйданнары массасы җыеп алынган. Калганы берьеллык үләннәрнең ни дәрәҗәдә күтәрелеп китүенә бәйле булачак. Стәрлебашлылар быел 12,7 мең тонна печән хәзерләү максаты белән эшли. Узган атна ахырына анысы да 1,5 тоннага якынлашкан иде.
“Урожай” җәмгыяте – районда иң күп сыер малы асраучы хуҗалыкларның берсе. Өч фермадагы терлекләр саны 600 баштан арта.
– Якын көннәрдә яңгырлар явуына өмет итәбез, – ди директорның җитештерү буенча урынбасары Тәлгать Сәгадәтгәрәев. – Күпьеллык үләннәр 280 гектарны били. Аны сенажга сала башладык. Урыны белән эсседә “янган” мәйданнар да бар. Икенче чабымга кадәр яңгыр булса, сенаж планы үтәләчәк. Кышын кар күп яуды, өметләребез зур иде дә бит. Табигать янә оешканлыгыбызны сынарга булды. Әмма, ничек кенә булмасын, хуҗалыктагы, шәхси ихаталардагы маллар да кышкылыкка азыксыз калмаячак.
Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.