+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 июнь 2021, 10:50

Башкортстан илдә терлекчелек продукциясен җитештерүдә лидер булачак

2019 елның язында «Инвестиция сәгате»ндә республикада иң эре авыл хуҗалыгы проектларының берсе каралды, эшкуарлар Әлшәй районында заманча дуңгызчылык комплексы төзергә планлаштырган иде. Бу проект турында социаль челтәрдәге битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язган.

“Һәм менә ике елдан соң проект инициаторы - Урал ит компаниясе ("Таврос" төркеменә керә) Әлшәй районында комплексны эшләтеп җибәрә. Инвестицияләр күләме - 1,6 миллиард сум. Тулы йөкләнешкә чыккач, мәйданчыкта 60 мең баш дуңгыз асрау планлаштырыла. Бүген 97 кеше хезмәт салучы яңа производство үз токымчылык базасы һәм ит эшкәртү куәтләре булган терлекчелек кластерының бер өлешенә әвереләчәк.
Август ахырында инде Бәләбәй районында Урал ит компаниясенең икенче мәйданчыгы эшли башлаячак. Киләчәктә Бәләбәй районында «Таврос» компанияләр төркеменең инвестпроекты симертү мәйданчыкларын һәм заманча ит комбинатын берләштерәчәк. Аны 2022 елда эшләтеп җибәрәчәкләр. Анда үз чималыннан тәүлеккә 200 тонна суытылган ит һәм 100 тонна казылык әйберләре җитештерәчәкләр.
Шулай итеп, Башкортстан илдә терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү буенча лидерлык позициясен ныгытачак”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.
Фото: “ВКонтакте”.
Читайте нас