Ул эшсезлекне арттырмасмы?
Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразлары буенча, 2050 елга планетада яшәүчеләр саны 10,1 миллиард кешегә җитүе ихтимал. Узган елда җир шарында яшәгән халык саныннан янә 27 процентка артачак дигән сүз бу. Билгеле, мондый шартларда, беренче чиратта, кешеләрнең туклану проблемасы глобаль дәрәҗәдәге мәсьәлә булачак. Аграр тармакта моңа кадәр кулланылган традицион технологияләр дә, фән-техника казанышлары да, бүген ничек кенә заманча күренсә дә, дөнья халкын азык-төлек белән тәэмин итүгә сәләтсез булачак. Моңа китерүче сәбәпләр аз түгел.
Аграр галимнәр фикеренчә, мәсәлән, дөнья күләмендәге сөренте җирләрнең 20 процентка якыны эрозия белән бәйле үзенең уңдырышлылыгын югалткан да инде. Чирәм җирләрне күбрәк үзләштерү, ашлама һәм пестицидларны күп куллану да зур зыян сала. Һәм, мондый хәл арытаба да дәвам итсә, 2050 елга климатның да үзгәрүен исәпкә алып, дөнья күләмендә басу культураларының уңышы 10 процентка кадәр түбәнәюе ихтимал, дип фаразлый экспертлар.
Глобаль икътисадта аграр бизнесның ролен күтәрү һәм җитештерүдә яңа алымнарны куллану максатында, тармак эшчәнлеген санлы технологиягә күчерү – иң ышанычлы юл, дип билгели галимнәр. Гомумән, әлегә кадәр авыл хуҗалыгы санлаштыру юнәлешендә дүртенче этапка күчәргә әзерләнә. Аның беренчесе — җитештерүдә кул хезмәтенең өстенлеге, икенчесе — эшчәнлекне интенсив механикалаштыруга күчерү, кул хезмәтен техникага “тапшыру” белән бәйле булса, өченчесе бигрәк тә терлекчелек тармагындагы автоматлаштыру, теплицаларда ясалма микроклимат тудыру, терлекләрне чиплаштыру һәм авыл хуҗалыгы техникасына датчиклар урнаштыру кебек яңалыклардан гыйбарәт булды. Әмма алар һәммәсе дә тәгаен бер участокны контрольдә тоту инструменты буларак кына чикләнде.
Ниһаять, Русиянең агросәнәгать тармагы әлеге технологияләрнең дүртенче баскычына — санлы идарә итү системасына күчә башлады. Алдагыларыннан аермалы буларак, санлы технология теге яки бу эшне автоматлаштыруга гына кайтып калмый. Биредә хуҗалык итүнең барлык юнәлешләрендә дә кешеләрнең роле координатор яисә күзәтүче буларак кына калачак. Санлы технология тармакта онлайн-режимда эшне көйләргә, тиешле мәгълүматларны бергә туплап дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Илебездә тармакны санлы икътисадка күчерү буенча эш ничек алып барыла һәм аның отышлы булуы нәрсәдә күренә? Башкортстанның авыл хуҗалыгы бу яңалыкларны кулланырга әзерме һәм “санлы тармак” үсеше өчен алшартлар җитәме?
Авыл хуҗалыгы – гомумән, дөнья күләмендә санлы технология сүлпән кулланылган тармакларның берсе. Кайчандыр җир хуҗаларына арзан кул көчен файдалану отышлырак иде. Әмма глобаль икътисад челтәрендә аграр җитештерүнең әлеге юнәлештәге артталыгы үзен сиздерә башлады. Бигрәк тә идарә итүдә, компьютер технологияләрен куллануда авыл хуҗалыгы хәзер “санлы”га күчерүне таләп итә. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертлары фикеренчә, илдә аграр тармакта санлы технологияләр базары 360 миллиард сум күләмендә бәяләнә, ә 2026 елга ул бу суммадан биш тапкыр артырга тиеш.
Федераль аграр ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев билгеләвенчә, тармакта бердәм мәгълүмат базасы булдыру идарә итүдә оператив карарлар кабул итү өчен кирәк. 2021 елда, мәсәлән, беренче этаптагы “Бердәм тәрәзә” системасы тармак буенча 20шәр мең аналитик мәгълүматны анализлауга булышлык итәчәк. 2024 елга әлеге күрсәткечне — 50шәр меңгә, 2030 елга 100әр меңгә җиткерү бурычы куела.
Белешмә. Илебездә агросәнәгать тармагын санлы технологиягә күчерү сүлпән бара. “Россельхозбанк” мәгълүматлары буенча, аны илдәге аграр компанияләрнең, хуҗалыкларның нибары 5 проценты гына куллана. Әлеге чыганак мәгълүматларына караганда, тармакны “санлы”га күчерү активлашу, илдә агросәнәгать продукциясе керемен якындагы 5 елда 500 миллиард сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Санлы”га күчерү, беренче чиратта, илдә авыл хуҗалыгы җирләренең төгәл исәбен алырга, аларның кадстр бәясен билгеләргә ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, әлеге юнәлештә Башкортстан ил күләмендә үрнәк итеп куелды. Бу турыда быел Уфада узган “Агрокомплекс-2021” халыкара форумында Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов хәбәр итте. Рәсми мәгълүматлар буенча, җир исәбен алу илдә планлаштырылган мәйданнарның яртысында гына башкарылган булса, республикада ул узган елда ук тәмамланды. Дмитрий Патрушев, әлеге мәсьәләгә тукталып, министрлык планына ярашлы, ил буенча 2024 елга үтәлеш — 80 процент тәшкил итәргә, ә 2030 елга тулысынча төгәлләнергә тиеш, диде.
“Санлы технология”гә күчү, министр билгеләвенчә, тармакка төрле ярдәм, шул исәптән фермерларга каралган дәүләт ярдәмен алу тәртибен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, тармакта каралган субсидия, грантлар, ташламалы кредит, ташламалы лизингларны — һәммәсен дә “Дәүләт хезмәте” аша электрон форматта алырга мөмкин булачагы турында хәбәр итте. Гомумән, документ әзерләүдән алып, финанска ия булу һәм аны файдалану тәртибе турындагы отчетлар да “санлы” форматка күчерелә.
Белешмә. Алдагы елда илдәге 100 меңнән артык аграр җи-тештерүченең, төбәкләрдәге тармак белән идарә итү һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләренең санлы проектка күчүе фаразлана. Министрлык, шулай ук, 2024 елга аграрийларга күрсә-телгән дәүләт ярдәме операцияләренең 75 проценты “санлы технология” буенча башкарылачак, дигән фикердә.
Башкортстанның агросәнәгать тармагы өчен “санлы технология” яңалык түгел. Чөнки, соңгы елларда республика аграрийларының төп максаты җитештерүне арттыруга гына түгел, ә чыгымнарны киметү, уңышны күтәрүдә заманча технологияләрне күбрәк куллану белән бәйле. Ә санлыга күчү җир эшкәртүдә һәм аны нәтиҗәле файдалануда, терлекчелектәге технологияләрне яңартуда зур этәргеч булды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, республикада өч ел дәвамында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате белән идарә итүдә “ясалма интеллект” кулланыла башлаячак, аннары, республиканың агросәнәгать комплексы тулысынча санлы идарә итүгә күчәчәк.
— Без тармакта тупланган барлык саннар базасын җыеп, аларны бердәм санлы платформага туплаячакбыз. Республика бу эшкә зур игътибар бирә. Хөкүмәт субсидияне терлекчелек тармагына роботлар сатып алу өчен генә түгел, ә төгәл җир эшкәртү юнәлешенә, атап әйткәндә, датчиклар сатып алу һәм программа белән тәэмин итүгә дә бүлә. Безнең идарә итү алымнарыбыз да үзгәрде. Ветеринарлар һәм механизаторлар да “санлы формат”ка күчә. Төгәл һәм нигезле саннарсыз бүген агросәнәгать тармагында нәтиҗәлелеккә ирешеп булмый, — ди Илшат Илдус улы.
“Санлы”га күчерү сәясәтен уңышлы алып барган аграр предприятиеләр аз түгел республикада. Бүздәк теплица комплексы, мәсәлән, яшелчә үстерүдә тиешле микроклиматны “санлы” идарә белән тәэмин итә. Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” кооперативы фермасындагы роботлар да шуңа көйләнгән. “Үзәк” МТСның ветеринария тармагында кулланылучы “Агросигнал” системасы программасы да “санлы” нигездә эшли.
Республика Авыл хуҗалыгы ми-нистрлыгының аналитика бүлеге начальнигы Юлия Путятинская сүзлә-ренә караганда, “санлы идарә итү” сервисын куллану хезмәт җитештерүчәнлеген – ике тапкыр, ягулык, орлык һәм ашлама сатып алуга чыгымнарны 50 процентка кадәр киметергә ярдәм итә.
Белешмә. Республикада санлы технологиягә күчкән аграр компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтү каралган. Агросәнәгать тармагына техник һәм технологик дәүләт ярдәме күрсәтү буенча төбәк программасы кысаларында, әлеге максатта сатып алынган җиһазлар бәясен компенсацияләүгә субсидия күләме – 50 процентка кадәр, акча белән исәпләгәндә максимум 2,5 миллион сум тәшкил итә.
Соңгы елларда, гомумән, агросәнәгать тармагы төрле дәрәҗәдәге инвесторларны җәлеп итә башлады. Әмма арада чит илнекеләр күп түгел. Чөнки аграр бизнесны кызыксындырган технологияләр басу-ферма продукциясен сәүдә ноктасына арадашчысыз һәм үзе эшкәртеп китерүгә нигезләнә иде. Мондый шартларда, әлбәттә, санлы технология аша идарә итүсез булмый. Экспертлар, шулай ук, соңгы елларда чит ил инвесторларының җитештерү, эшкәртү һәм сәүдә ноктасына китерү этапларының санлы технология нигезендә автоматлаштырылган юнәлешләрен перспективалы буларак кабул итүен билгели. Исәпләүләргә караганда, тар-макны санлы технологиягә күчерү кул хезмәтен автоматлаштырырга, чыгымнарны киметергә, ашлама кертүне һәм үсемлекләрне саклау чараларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Белгечләр фикеренчә, яңа технология продукциянең үзкыйммәтен – 25-40 процентка кадәр киметергә, уңышны 10-15 процентка кадәр арттырырга булышлык итә. Әйтергә кирәк, “Ростелеком”га караган “Башинформсвязь” компаниясенең корпоратив һәм дәүләт сегментлары эше буенча директоры Алексей Борисов сүзләренә караганда, республиканың эре агросәнәгать комплексы предприятиеләренең санлы икътисадка күчүе биредә югалтуларны 20-25 процентка киметергә ярдәм иткән, продукциянең үзкыйммәте түбәнәйгән, биз-несның маржинальлеге күтәрелгән.
– Саннар – җитештерелгән продукцянең сыйфатын яхшыртырга булышлык итүче ресурс кына түгел, ул авыл хуҗалыгы җитештерүе, аграр предприятие һәм җир ресурсы да. Республикада бу эш 2017 елдан ук алып барыла. Аграр холдингларны, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, кече бизнесны һәм шулай ук дәүләт идарәсен трансформацияләүне “санлы”га күчерүдә зур адым ясалды... Фермерларның “шәхси кабинет”ын булдыру нәтиҗәле булды. Хәзер без бизнесның һәм власть органнарының эшчәнлеген, бәйләнешен онлайн-режим аша якынайттык. Республика аграр тармагының гомум икътисади мәйданда санлы технологияне тизрәк үзләштерүе мөһим. Чөнки ул киләчәктәге эшчәнлегебезнең, уңышларыбызның нигезе булачак, — ди тармак министрлыгының мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Юлия Путятинская.
Олег Төхвәтуллин.