Ул ерактан ук үзенә җәлеп итеп, күз явын алып тора.
Мостай Кәримнең “Айгөл иле” әсәре хәтерегездәме? Яңа Каенлык авылында булып, Айгөл Хәбибуллина белән танышкач, ирексездән, язучының шушы әсәре искә төште. Нәкъ Мостайның героинясы кебек, Айгөл дә чагу төсләрдән, матур чәчәкләрдән торган үз дөньясын булдырган. Биредә аллы-гөлле чәчәкләрдән, аларның хуш исләреннән башлар әйләнә. Шулай булмый ни – бакчада 200 төрдән артык чәчәк үсә бит! Ә йорт ханбикәләр яшәгән сарайны хәтерләтә. Бу кадәр матурлыкны булдырырга күпме көч һәм вакыт кирәк?!
– Артык берни дә таләп ителми – бары тик тырышырга гына кирәк. Чәчәкләр үстерүнең эше күп булса да, ул – әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә торган шөгыль. Эшнең нәтиҗәсе куандыра. Чәчәкләрне балачактан ук яратам. Күптән түгел өй җыештырганда өченче сыйныфта укыганда җыйган орлыкларны таптым. Гөлләр белән бәләкәй чактан ук мәш килә идем – кайда, кемдә матуррак бакча гөле күрәм, орлыгын җыйдым. Минем әнием гөлләр яратты. Ул аларны бик кадерләп үстерә иде. Бик иртә китте якты дөньядан. Миңа чәчәкләремдә әниемнең рухы яшидер кебек.
Айгөл үстергән гөлләрнең исемен дә истә калдыру катлаулы. Эустома, комус, ясколка, рудбекия, лобелия, арабис, обриета... Петуниянең генә да 70 төре үсә аның бакчасында, лилияләрнең – 17 төре!
– Һәр үсенте үзенә игътибар сорый, алар турында күп укыйм, өйрәнәм. Кайсы кояшны ярата, кайсы – киресенчә, күләгә урынны. Кайсы балчыкта үсә, яисә комлы урынны ярата – һәрберсенең “характер”ын белергә кирәк, ашламаларны да белемсез кулланып булмый. Миңа Интернет ярдәмгә килә. Ә инде эшләрне башкарырга тормыш иптәшем Илдус ярдәм итә. Шулай ук балалар булыша. Чөнки су сибә башласаң да ике сәгать вакыт кирәк, – ди Айгөл.
Айгөл һәм Илдус Хәбибуллиннар Яңа Каенлык авылында яши. Участок алып, хан сарае кебек йорт салып чыкканнар. Аның тышыннан ук биредә иҗади кешеләр яшәве күренеп тора – шундый зәвык белән эшләнгән. Яшьләр эштән курыкмый, Илдусның куллары алтын, өй салганда да эшләрнең күбесен ул үзе башкарган. Айгөл – искиткеч хуҗабикә, камыр ашлары пешерергә дә оста, тортлар пешерә. Гаиләдә өч бала үсә – Назгөл, Ислам, Искәндәр. Назгөл әнисенә яр-дәмләшә, ә малайлар әле кечкенә. Назгөл яхшы укый, җырлый, биергә ярата. Бу яклап та балалар әти-әнисенә охшаган: Айгөл дә авыл мәдәният йортында үткәрелгән чараларда катнаша, театрда уйный.
– Авылның йөзен матурлауда да Айгөл актив катнаша, социаль-мәдәни объектлар янына утырту өчен чәчәк үсентеләре бирә, – ди авыл мәдәният йорты мөдире Ралина Мөхәссимова. – Аның чәчәкләре җәй буе авыл урамнарын ямьләп утыра. Гомумән, һәр гаиләгә, аеруча яшьләргә үрнәк булырлык гаилә алар. Сокланабыз, горурланабыз. Яз җитсә, “Айгөлләрнең йорты кайда?” – дип, аны эзләп йөрүчеләрне еш очратырга була. Күрше авыллардан чәчәкләр үсентесе алырга киләләр.
Чыннан да узып баручы кешеләр бу кадәр матурлыкны күреп, ишек алдын карап чыгарга рөхсәт сорый, гөлләр янында фотога төшәләр. Илдус Айгөлгә тимердән матур итеп арка эшләп биргән, гөл савытларын шунда тезгәч, биредә чыннан да искитмәле фотозона барлыкка килгән.
– Үсентеләрне бик сорагач, үземнән артканын сата башладым, ә болай мин аларны акча өчен дә түгел, яратканга үстерәм, – ди Айгөл.
– Һәркемнең кулыннан килми бит, бу юнәлештә эш башларга, үсентеләр белән җитди шөгыльләнергә уйламыйсыңмы? – дип сорыйм хуҗабикәдән.
– Сәламәт булыйк. Бәлки, берәр кайчан бу эш өчен өлгеремен дә, – дип елмая Айгөл.
Зәвык белән бизәлгән йортның тәрәзә төпләрендә дә –гөлләр.
– Бездә җәй бик кыска бит, бакча гөлләренең гомере кыска, шуңа да бу матурлыкны өйдә дә үрчетәбез, – ди Айгөл.
Менә шундый ул Айгөл иле – шау чәчәккә күмелгән, искиткеч матур. Биредә яхшы кәеф, киң күңеллелек, тырышлык, матурлыкка табыну, җылылык, яхшылык хакимлек итә. Шуңа да Айгөл һәм аның дөньясы башкаларны җәлеп итеп, матурлыгы белән чакырып тора!
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.