+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 июнь 2021, 10:07

Республикада яшәүчеләр Путинга корылыктан зарланды

"Туры линия" вакытында Владимир Путинга Башкортстанда яшәүчеләр дә сорау бирде.

Бүген "туры линия" вакытында Владимир Путинга Башкортстаннан сорау бирүчеләр дә булды. Анда корылык нәтиҗәсендә чәчелгән игеннең юкка чыгуы турында әйтелде һәм мелиорация технологияләренең кайчан тергезеләчәге хакында сорадылар.
- Мин авылда эшләүчеләр белән горурланам. Мелиорация булачак. Ул климат үзгәрешенә дә кагылачак, - диде Владимир Путин.
Президентка авылда яшәүчеләр терлеккә салым булачагы турындагы имеш-мимешләрнең дөресме икәнлеген ачыклау өчен дә мөрәҗәгать иттеләр.
- Әлбәттә, юк. Аны кертергә уйлаучы да юк, - диде ил башлыгы.
Фото: 9111.ru
Читайте нас