1 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» утырышында Мәчетле районында сәгатенә 100 тонна эшкәртүче ике ашлык киптерү комплексы төзү проектын карадылар. Аны «АКТАУ» авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Илдар Нигъмәтҗанов тәкъдим итте.
320,5 миллион сум кертеп, инвестор республиканың төньяк-көнчыгышындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сыйфатлы орлык фонды белән тәэмин итү өчен бөртекле һәм кузаклы культураларны кабул итү, эшкәртү һәм киптерү куәтен арттырырга планлаштыра.
Проектны тормышка ашыру кысаларында төзүчеләр Ключевой авылында ашлык чистарту комплексын төзүгә керешкән. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиесе газ җиһазлары белән тәэмин итүгә һәм инженерлык инфраструктурасын монтажлауга контрактлар төзегән.
Икенче ашлык киптерү комплексын төзү мәйданчыгы итеп Әләгәз авылын сайладылар. Бу производстволарны эшләтеп җибәрү белән Мәчетле районында 25 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Утырышта катнашучылар проектны өстенлекле проектлар исемлегенә кертүне хуплады. Муниципалитет хакимияте шулай ук комплексларны газ һәм электр белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтыруда ярдәм итәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы