+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июль 2021, 15:07

"Алга таба да ярдәм итәчәкбез"

Биредә яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.

"Мин махсус рәвештә Бәләбәй районына әлеге инвестпроектны - "Таврос" компанияләр төркеменең терлекчелек комплексын карарга килдем. Чиста кырда зур, заманча ферма барлыкка килә. Бу индустриаль авыл хуҗалыгы дип атала", - дип язган бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
"Бу проектны 2019 елның апрелендә инвестиция сәгатьләренең берсендә карадык һәм хупладык. Инвестицияләр күләме шактый зур - 980 миллион сум. Комплекста елына 35 мең баш терлек тотачаклар. 45 яңа эш урыны барлыкка килә. Бүген үк монда 1580 дуңгыз кайтарачаклар һәм симертү мәйданчыгы эшли башлаячак.
Августта Бәләбәйдә без тагын бер проектка - зур ит эшкәртү заводына старт бирәчәкбез. Безнең өчен "Таврос" ДК - ышанычлы партнер. Аалга таба да аларга үсәргә ярдәм итәчәкбез", - дигән ул.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: