Бүген Ярмәкәй районында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында төзелгән дүрт катлы йортны файдалануга тапшырдылар. Аны Башкортстанда төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы гамәлгә ашыра. Бу - наем килешүләре буенча торак бирү өчен төзелгән Русиядәге иң эре объектларның берсе.
- Яңа йорттагы фатирларның өчтән берен заманча агросәнәгать предприятиесе “Северная Нива Башкирия” алды, ул республикада сөтчелек терлекчелеге буенча иң эре инвестиция проектын гамәлгә ашыра, - диде республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов.
- Традицион чаралар белән беррәттән, инвесторларга социаль планда да ярдәм итә алуыбыз сөендерә, "КРСТ" программасының төрле юнәлешләрен актив гамәлгә ашыра алабыз.
Гомумән алганда, «Северная Нива Башкирия» җәмгыяте белгечләренә яңа йорттан 8 фатир бүлеп биргәннәр, калган 16 фатир дәваханә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә билгеләнгән. Әлеге юнәлеш буенча Ярмәкәй районында Спартак, Урта Карамалы, Иске Турай, Усман-Ташлы авылларында һәм Яңа бистәдә тагын ике катлы 5 йорт төзелә.