+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июль 2021, 10:01

“Сынау җитди, әмма бирешмәячәкбез”

Республикада мал азыгы хәзерләү кампаниясе торышына вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шундый бәя бирде.

“Сынау җитди, әмма бирешмәячәкбез”
“Сынау җитди, әмма бирешмәячәкбез”
Республикада мал азыгы хәзерләү кампаниясе торышына вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шундый бәя бирде.

Башкортстанда мал азыгы хәзерләү кампаниясе катлаулы шартларда дәвам итә. Күптән түгел республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Дәүләт җыелышы-Корылтай киңәшмәсендә корылык аркасында аграрийларның кышкылыкка мал азыгы хәзерләүне планлаштырылган вакытка туплап өлгермәү ихтималлыгы турында хәбәр итте.

“Безнең күзәтүләргә караганда, – диде Илшат Илдус улы, – республикада мондый корылык биш елга бер тапкыр кабатлана, ә Урал аръягында, киресенчә, биш елның берсе генә уңдырышлы була. Быелгы җәй безгә, гомумән, зур сынау куйды. Әмма без ул авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип уйлым. Моның өчен безнең көчебез дә, әзерлегебез дә, иң мөһиме – бурычларны үтәп чыгарга ышанычыбыз да бар”.

Әйтергә кирәк, быелгы корылыклы һәм эссе һава шарталары өстенлек иткән җәй Башкортстанда гына күзәтелми, Идел буе һәм Урал федераль округларында тоташ диярлек бездәгедәй һава торышы күзәтелә һәм шул сәбәп белән төбәкләрдә уңышның шактый ким булачагы фаразлана.
Аграр ведомство башлыгы сүзләренә караганда, ел ничек кенә авыр килсә дә, республика авыл хуҗалыгы эшчәннәренең төп бурычы – һәр баш малга кимендә 28 центнер азык туплау.

Мал азыгы хәзерләү кампаниясенең элекке еллардагыдан ике атнага алданрак башлануы да үлән культураларының иртәрәк өлгерүе белән аңлатыла. Майның соңгы көннәрендә үк печәнгә төшкән хуҗалыкларның икенче чабымга да ышанычы зуррак.

Стәрлебаш районы хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү темпы көннән-көн кыза. Биредә дә көн кызулыгы белән ярышып дигәндәй, күбрәк сенаж салырга, печән туплап калырга тырышалар, чөнки вакытны сузу, сүлпәнлеккә юл кую бүгенге шартларда йөзләрчә центнер сусыл азыкны алып җиткермәү дигән сүз.
– Мондый корылык безнең төбәктә 2019 елда булган иде, – ди район авыл хуҗалыгы идәрәсенең баш агрономы Наил Ибраһимов. – Әмма ул вакытта безгә табигать мәрхәмәтлелек күрсәтте. Җәйнең икенче яртысында явым-төшем әйбәт булды. Быел хәл катлаулы. Яңгыр бик аз яуды. Шуңа күрә район хакимияте булган бөтен көчне мал азыгы туплауга юнәлтте.

Яздан башланып, җәйнең беренче аенда да дәвам иткән аномаль һава торышы басучылыкка шактый зур зыян салып өлгергән. Белгечләр исәпләвенчә, район буенча кузаклы культураларның бер мең гектардан күбрәге юкка чыккан, ягъни аларның уңышы булмаячак. Күпьеллык үлән плантацияләренең дә 10 проценттан күбрәге яшел масса бирүгә сәләтсез. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, чәчелгән уҗым культураларының 13,1 мең гектарының 2 мең гектардан күбрәге, шулай ук, кышкы салкыннардан исән чыга алмаган. Әлегә игенчелектәге уңыш дәрәҗәсен фаразларга иртәрәк, әмма белгечләр хәзер үк, алдагы көннәрдә явым-төшем булган хәлдә дә, уңышның элекке еллардагы күрсәткечтән ике тапкырга якын кимрәк булачагын фаразлый.

Белешмә. Узган елда районда һәр малга 36 центнер азык хәзерләнгән. Быелгы бурыч – 30 центнердан киметмәү. Күрсәткеч узган елдан артып калган печән һәм салам исәбенә күтәреләчәк. Икенче чабымда люцерна һәм кәҗә үләненә өмет бар. Районда ит һәм сөт җитештерүне киметмәү өчен җитәрлек азык запасы туплауга авыл халкы, предприятие эшчеләре дә җәлеп ителәчәк, ди җитәкчеләр.

“Урожай” җәмгыяте – районда сыер малларын иң күп асраучы хуҗалыкларның берсе. Авыл халкын тотрыклы эш белән тәэмин итүдә генә түгел, аграр предприятиенең яшәү чыганагы буларак та терлекчелек тармагы биредә мөһим роль уйный. Һәр өч авылда да ферма бар. Хуҗалыкта сыер малларының гомум саны 600 баштан арта.

– Күпьеллык һәм берьеллык үлән чәчелгән мәйданнар мең гектарга якынлаша. Уҗым культураларының бер өлешен яздан кабат чәчәргә туры килде. Монысы – гомум икътисад өчен шактый гына югалту. Шуңа күрә җәйге кампаниядә барлык мөмкинлекләребез белән күбрәк мал азыгы тупларга, сыер маллары саны кимүенә юл куймаска тырышабыз, – ди җәмгыять директорының җитештерү буенча урынбасары Тәлгать Сәгадәтгәрәев.

Стәрлебаш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: