+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июль 2021, 16:00

Басуга дистәләрчә сарык үләксәсен кем чыгарып ташлаган?

Аларга чәчелгән басу буенда юлыкканнар.

Басуга дистәләрчә сарык үләксәсен кем чыгарып ташлаган?
Басуга дистәләрчә сарык үләксәсен кем чыгарып ташлаган?
Республика буенча “Россельхознадзор”ның дәүләт инспекторы Уфа районының Таптык авылы биләмәсендә дистәләрчә сарык үләксәсен тапкан. Идарәнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, алар чәчелгән иген басуы буендагы урман полосасы артында булган.

"Хайваннарның идентификация биркалары юк, сарыкларның хуҗасы хәзерге вакытта билгеле түгел. Түләмәгә (Себер язвасы) тикшерү өчен үле хайваннарның биоматериал пробалары алынды. Башкортстанның фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе бәяләвенә караганда, анализ нәтиҗәләре тискәре”, - дип белдерделәр төбәк “Россельхознадзор” идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Сарыкларның үләксәләрен яндырганнар, ә территорияне эшкәртеп, дезинфекцияләгәннәр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, хайваннар ябык кузовта алып кайтканда эсселектән үлгән.

Корбан гаете алдыннан Башкортстанда халкын ветеринария законнарының үтәлеше турында кисәттеләр. Аерым алганда, терлек чалу калдыкларын үтилләштерү кагыйдәләрен үтәү зарур. Аларны янмый торган калдык барлыкка килгәнче яндырырга, я аерым торучы үләт базларында күмәргә киңәш ителә. Закон бозучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Фото: төбәк буенча "Россельхознадзор" идарәсе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: