Авыл кешесе өчен кызу чор дәвам итә: бүген ул үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга барлык көчен сала.
- Әлбәттә, быел уңыш былтыргы күләмгә җитмәячәк, бу көн кебек ачык. Корылык басуларга зыян салды. Әмма икмәксез дә калмаячакбыз, - диде Дүртөйле районы "Игенче" хуҗалыгы эшчәннәре. - Чәчүне туфракта дым бар чагында башкарып чыгу, басуларны тиешенчә тукландыру, сыйфатлы химик утау нәтиҗәсендә шытымнар ныклы булды. Бүген уракның иң кызган мәле. Техникалар ватылусыз, коллективыбызның һәр әгъзасы зур җаваплылык белән эшли.
Районның башка хуҗалыкларында да урак эшләре көйле бара. Бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 10 процентка якыны урып суктырылган. Урып-җыю эшләре белән бергә мал азыгы хәзерләү дә югары темплар белән дәвам итә. "Икмәк тә, терлекчелек продукциясе дә булыр!" - ди авыл уңганнары. Бу хакта тулы репортаж белән гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә танышырсыз.
Рәсемдә: "Игенче" хуҗалыгы эшчәннәре Хәбибулла Хәмидуллин, Рифат Ибраһимов, Фәвәрис Әхмәтов, Тәлбис Сәйфуллин
Фото: М. Латыйпова