+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июль 2021, 14:26

"Быел мул уңыш көтмибез"

Республика Башлыгы урып-җыю кампаниясе эшчәнлегенә игътибар юнәлтте.

"Быел мул уңыш көтмибез"
"Быел мул уңыш көтмибез"

"Җәй экваторында республика игенчеләре урып-җыюга кереште. Бу ике атнага иртәрәк булды, чөнки аномаль эсселек нәтиҗәсендә уҗым культуралары өлгереп җиткән инде", - дип яза бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

"Әйе, быел мул уңыш көтмибез. Кояш кыздырды, яңгырлар булмады - болар барысы да аграрийларга каршы уйнады. Корылыктан Башкортстанның күпчелек районнары зыян күрде. 26 муниципалитетта без гадәттән тыш хәл режимын игълан иттек. Әмма беренче 30 мең тонна ашлык бүген инде амбарларда.

Уртача уңыш әлегә зур түгел - гектардан 15,3 центнер. Яңгырлар начар булмаган районнарда бу күрсәткеч шактый югары - гектардан 28 центнерга кадәр. Шуңа күрә урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча республиканың ашлык белән үз-үзен тәэмин итәчәгенә ышанам.

Иң мөһиме - безнең АПКга климат йогынтысын ничек киметергә дигән күзаллау бар. Киләсе елда ук Урал аръягында заманча сугару системасы булдыру буенча инвестпроект старт алачак. Тагын берничә тармак башлангычы сыйфатлы элита орлык фондын булдыруга юнәлтелгән. Техника паркын модернизацияләү һәм дәүләт ярдәме системасы буенча ашламаларның норматив күләмен тәэмин итү белән бергә, бу безнең үсемлекчелекнең тотрыклылыгын арттырачак".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: