+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июль 2021, 16:55

Чиядән кышкылыкка компот

Ул хуш исле дә, тәмле дә була!

Чиядән кышкылыкка компот
Чиядән кышкылыкка компот

Быел чияләр ике атнага иртәрәк өлгерде. Уңган хуҗабикәләрнең әле бик тырышып чия компоты, кайнатмасы хәзерләгән чагы. Без дә шәп рецепт тәкъдим итмәкчебез. Ул тиз ясала, ә кышын бик тәмле була.

Стерильләштерелгән өч литрлы банкага юылган, суы саркытылган 3 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салабыз. Хуш исле тәм килеп торсын өчен чияләр янына бөтнек яфрагы да төшерергә мөмкин. Аннары банка тулганчы кайнар су коярга һәм, тимер капкач каплап, банканы әйләндереп, одеял белән төреп куярга кирәк.

Мондый рецепт белән ясалган компот артык баллы да, әче дә булмый. Өстәвенә, ул яхшы саклана.

Фото:lechovbanke.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: