+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2021, 18:41

Авыл хуҗалыгы техникасы күпләп яңартылган

Әлеге күрсәткеч, узган елдагы белән чагыштырганда, 30 процентка күбрәк.

Авыл хуҗалыгы техникасы  күпләп яңартылган
Авыл хуҗалыгы техникасы күпләп яңартылган

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту дәвам итә. Агымдагы елның 6 аенда төбәкнең авыл хуҗалыгы оешмалары 6,1 миллиард сумлык 1813 берәмлек техника сатып алган.

- Авыл хуҗалыгы техникасы паркын тотрыклы яңарту кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирә. Агымдагы корылыклы елда бу бигрәк тә актуаль. Төбәктә дәвам итүче урып-җыю эшләрендә 3,9 мең ашлык җыю комбайны катнаша, бу, 2020 елдагыга караганда, 100 комбайнга күбрәк, - дип билгеләде Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуда техник һәм технологик модернизацияләүнең республика программасы мөһим роль уйный, ул авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга чыгымнарның яртысына кадәр субсидия бирә. Мисал өчен, узган елда авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга чыгымнар өлешен каплатуга төбәк бюджетыннан 1,8 миллиард сум бүлеп бирелгән. Әлбәттә, яңа техниканы актив сатып алуга лизинг компанияләренең ташламалы тәкъдимнәре ярдәм итә. Аграрийлар алар белән актив файдалана.

"Росагролизинг" программасы буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу елның беренче яртысында техника сатып алуга 2,8 миллиард сумлык 422 гариза биргән, 2 миллиард сумлык 299 гариза хупланган. Ел башыннан "Росагролизинг" республикага 1,2 миллиард сумга 246 берәмлек техника кайтарды.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: