+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 июль 2021, 12:55

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәмгә - фән һәм яңа технологияләр

Кырмыскалы районында узган “Басу көне” семинар-киңәшмәсенең файдасы анда катнашучыларның һәммәсе өчен зур булды: яңа алымнар өйрәнү, тәҗрибә уртаклашудан тыш, яңа техника һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге дә бирде.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәмгә - фән һәм яңа технологияләр
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәмгә - фән һәм яңа технологияләр

Кырмыскалы районында узган “Басу көне”ндә республикабызның 12 районыннан килгән авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре яңа алымнар өйрәнү, тәҗрибә уртаклашудан тыш, минераль ашламалар, орлык, авыл хуҗалыгы техникасы, мал азыгы җитештерүче бик күп билгеле компанияләрнең вәкилләре белән очраша алды. Ул гына да түгел, республикада һәм илебезнең төрле төбәкләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе, техника җитештерүчеләр, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр белән ныклы элемтә урнаштыру, эшлекле башлангычларга юл салу өчен бик яхшы мөмкинлекләр ачты.
Орлык, иген, мал азыгы сату белән шөгыльләнгән “Химсервис-Агро” җәмгыяте эшчәнлеге белән агрономнар Роберт Дәүләтшин һәм Рүзәл Таһиров таныштырды.
Киров шәһәренең авыл хуҗалыгы терлекләре өчен премикслар җитештерү белән шөгыльләнүче “Эко-Макс” заводы 2007 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Бу чарага завод вәкилләре ныклап эзерләнеп килгән. Ветеринаря табибы-диетолог Ольга Свешникова билгеләвенчә, аларның заводы илебезнең 23 төбәгендәге эре һәм вак хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итә. Премикслар сатудан тыш, малларны тукландыру рационын төзүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр.
“Щелково Агрохим” - орлык, техника, үсемлекләрне саклау чаралары җитештерү буенча зур тәҗрибәгә ия билгеле компанияләрнең берсе. Күпкырлы эшчәнлек алып бару белән берлектә мондый күләмле чараларда да алар еш катнаша.
“Ашлык сыйфатын тикшерү үзәге” дәүләт учреждениесе тәкъдим иткән күргәзмә үзенә әллә кайдан чакырып тора иде. Үзләренең “Мобиль лаборатория”се турында да алар зур горурлык хисе белән сөйли. Ни генә дисәң дә, бу әле - ресубликада бердәнбер “тәгәрмәчле лаборатория”. Ул су белән тэмин итү, вентиляция, җылылык, энергия саклау, суыту системалары белән тәэмин ителгән. Автомобиль салоны төрле культураларга анализны дөрес үткәрү өчен барлык кирәкле үлчәү чаралары, ярдәмчел һәм тикшерү корылмалары белән җиһазландырылган.
Әлеге чарада авыл хуҗалыгы техникасы, алмаш частьлар җитештерү белән шөгыльләнгән предприятиеләр бик күп иде. Йомаклап шуны әйтергә була: “Басу көне” – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең казанышларын, уңышларын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу, иң соңгы яңалыклар, шул исәптән техника һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге биргән бик файдалы һәм күркәм чара.
“Урожай” җәмгыятендә узган бу семинар-киңәшмә дә шуны тагын бер кат исбат итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәмгә - фән һәм яңа технологияләр
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәмгә - фән һәм яңа технологияләр
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: