+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июль 2021, 17:30

“Урожай”да уңыш мулдан, хәтта коры елда да!

Әйдәүче хуҗалыктагы алдынгы эш тәҗрибәсе һәм игенчелек технологияләре белән унике район аграрийлары танышты.

“Урожай”да уңыш мулдан, хәтта коры елда да!
“Урожай”да уңыш мулдан, хәтта коры елда да!

“Урожай” җәмгыяте басуларында оештырылган күләмле чарада өченче Көньяк урман-кыр зонасына кергән 12 район вәкилләре катнашты. Җыелучы­ларны Кырмыскалы муниципаль районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев һәм башкалар сәламләде.

— “Басу көне” — иң күләмле, оештыру ягыннан катлаулы, ләкин бик файдалы чараларның берсе. Бу уңайдан оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Чөнки монда бирелгән мәгълүматның күпмедер өлеше булса да фермерларның хәтерендә кала икән, киләчәктә башкача фикерләп, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак, — диде Илшат Илдус улы.
— Соңгы өч ай бик эссе һәм яңгырсыз булды, әмма, шуңа карамастан, сезнең өчен тагын да кызурак чор башлана. Бүген сезнең алда үстергән уңышны кыска вакытта җыеп алу бурычы тора, — диде Павел Качкаев һәм игенчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.
“Урожай” җәмгыятенең генеральный директоры Радик Рәфыйков та үзләренең эшчәнлеге һәм казанышлары белән якыннан танышырга, бәһа бирергә чакырды. Әлбәттә, соңгы көннәрдәге эссе һава торышы үзенекен иткән. Ләкин тиешле агротехник чаралар ярдәмендә хуҗалыкта ярыйсы ук мул уңыш үстерелгән. Моны уҗым һәм сабанашлык культуралары гибридлары һәм сортлары чәчелгән тәҗрибә мәйданчыкларында һәркем үзе күрә алды. Семинарда катнашучылар өчен Дәүләт сорт комиссиясе федераль хезмәте җитәкчесе Иван Леонтьев, теге яки бу культураларның һәрбер сортына аерым тукталып, эчтәлекле экскурсия үткәрде.
“Басу көне”ндә катнашучылар, ике төркемгә бүленеп, Авыргазы районында да булды. Анда “Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесенең төзелеп килүче орлык заводы һәм BAUER фирмасының сугару корылмалары тәкъдим ителде.
“Басу көне” – авыл хуҗалыгы хезмәт­кәрләренең казанышларын, уңышларын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу, иң соңгы яңалыклар, шул исәптән техника һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге бирүче бик файдалы һәм күркәм чара. “Урожай” җәмгыятендә узган бу семинар-киңәшмә дә шуны тагын бер тапкыр раслады.

Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.

“Урожай”да уңыш мулдан, хәтта коры елда да!
“Урожай”да уңыш мулдан, хәтта коры елда да!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: