-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2021, 11:49

"Агростартап" быел да зур ярдәм күрсәтә

Быел аграрийларга 154,27 миллион сум юнәлтелгән.

"Агростартап" быел да зур ярдәм күрсәтә
"Агростартап" быел да зур ярдәм күрсәтә

Башкортстан фермерларына инвестиция ярдәменә «Агростартап» грант проекты кысаларында 2021 елда 154,27 миллион сум юнәлтелде. Конкурс комиссиясе республика грантлар алучыларны сайлап алуны төгәлләде. Әйтик, бизнес-планнар өчен иң күп балл җыйган 200 дәгъвачының 50се 2021 елда үз проектларын финанслау өчен субсидияләрдән файдалану мөмкинлеге алачак.

- Төбәккә бүген авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә белүче авыл эшкуарлары кирәк, алар базарда конкуренциягә сәләтле товарны эшкәртә дә беләләр, - диде республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләмнәрен икеләтә арттырырга планлаштырабыз, «Агростартап» гранты ияләре бу процесста актив катнашыр дип өметләнәбез.

Мишкә районыннан умартачы Виктория Хаҗиева сүзләренә караганда, былтыр 3 миллион сумга якын грант ярдәменнән башка аңа үзенең инвестиция амбицияләрен тормышка ашыру күпкә катлаулырак булыр иде. Виктория Хаҗиева проектының гамәлгә ашыру вакыты 2,5 ел тәшкил итә. Финанс ресурслары балны тутыру линиясен сатып алуга тотылды - елына дәвалау өстәмәләре булган якынча 2,5 тонна бал (прополис һ.б.) тутыру планлаштырыла.

Моннан тыш, хуҗалык умарта күчләре сатып алган - 700 умарта анасын инде чыгарганнар һәм сатканнар, бу юнәлеш буенча план күрсәткечләренә ирешкәннәр. "Әгәр ярдәм булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешү авыр булы иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүлеп биргән акчалар ярдәмендә куелган максатларга барабыз", - ди ул. Узган ел эшли башлаган 68 авыл эшкуары 211,5 миллион сумлык «Агростартап» грантлары алды.

Фото: utv.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: