+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2021, 13:02

“Алга” — беренче!

Тәүгеләрдән булып уракка төшкән алдынгы хуҗалыкта тулай уңыш җыемы да мул булыр дигән ышанычталар.

“Алга” — беренче!
“Алга” — беренче!

Районда беренчеләрдән булып “Алга” токымчылык заводы, “Восход” җәмгыяте аграрийлары уракка төште. Быелгы урып-җыю үзенчәлекле шартларда үтә, көннәр эссе тору сәбәпле, урак иртәрәк башланды. Явым-төшемсез җәй үзен, әлбәттә, сиздерә — уңыш узган елларга караганда түбәнрәк. Дым җитмәү аеруча язгы бодай басуларында чагыла, белгечләр билгеләвенчә, сабаклары кыска башаклар артык тук түгел. Уҗым культуралары исә зарланырлык түгел.

– Әлеге вакытта берничә хуҗалык уракка төште. Краснокамада 17 330 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән, шуның 2505 гектарын уҗым культуралары тәшкил итә. Урып-җыю эшләре барган хуҗалыклар басуларында җәмгысы 10 техника эшли. Бүгенге көндә уҗым арышының 1000 гектары тезмәләргә салынган һәм суктырып алынган, 1000 тонна ашлык тупланган. Гектар көче уртача 10 центнер тәшкил итә. Ышаныч — көзге культураларда. Киләчәктә корылык шартларына бирешми торган культураларга өстенлек бирергә кирәк булачак. Шулай ук уҗымнар мәйданын киңәйтү турында уйлыйбыз, — ди районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Рәдиф Әкъсәнов.

Районда беренчеләрдән булып уракка төшкән “Алга” токымчылык заводы игенчеләре алдында уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм файдалы урнаштыру бурычы тора.

— Ел әйләнәсенә эшләр бетеп тормаса да, чәчү, урып-җыю кампаниясе игенче өчен иң җаваплы һәм изге чор, бу эшләргә алдан зур әзерлек белән киләбез. Хуҗалыкта техника әзерлеге 100 процент тәшкил итә, аларның барысында да тәҗрибәле комбайнчылар эшли, — ди “Алга” хуҗалыгы рәисе Рифкать Хәтмуллин.

Басуларда эшләр чыннан да кызу бара. Менә комбайнчы Фирдәвис Сәфәргалиев яңа игеннең беренче бункерын суктыра, аны Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Газизҗан Мирзаһитов ындыр табагына ташый. Беренче уңышны һәм механизаторларны районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Рәдиф Әкъсәнов, хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин, ындыр табагы мөдире Касыйм Төхвәтуллин һәм колхозның пешекчеләре икмәк-тоз белән каршылый. Басуда кара тирен түгеп ак калач үстерүчеләргә олы хөрмәт күрсәтү — биредә күптәнге традиция. Рифкать Кави улы да, Касыйм Мирһади улы да — гомер буе җирдә эшләгән кешеләр һәм бу эшнең авырлыгын да, җаваплылыгын да беләләр.

Бүген барыбызның да теләкләр бер: булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, икмәкләребез бәрәкәтле булсын, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше лаеклы бәяләнсен.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе. Краснокама районы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: