+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2021, 14:57

"Корылык безне икмәксез калдырмас"

Радий Хәбиров быелгы ашлык турында фикерләрен белдергән.

"Корылык безне икмәксез калдырмас"
"Корылык безне икмәксез калдырмас"

"Корылык һәм уңыш аз булу Башкортстанны икмәксез калдырмаячак. Быел без, объектив рәвештә исәпләнгәнчә, 2 миллион тонна ашлыкка булган ихтыяҗны канәгатьләндерәчәкбез. Әлбәттә, бу узган елгы 4 миллион тонна түгел", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

"Безнең игенчеләр 359 мең гектар ммйданнардан 552 мең тонна ашлык җыйдылар инде. Уҗым культураларын суктыру буенча - Дәүләкән районы (33,8 мең тонна ашлык), сабан культуралары буенча Илеш (14,8 мең тонна) алдынгылар рәтенә чыкты.

Көзге культураларның уңдырышлылыгы буегча гадәттәгечә Чакмагыш районының барлык хуҗалыклары алда бара. Монда һәр гектардан 27,8 центнер уңыш җыялар. Сабан культураларының продуктлылыгы Кырмыскалы районында барысыннан да югарырак - гектарыннан 22,4 центнер. Басу-кырларда көн-төн кызу эш бара, иң мөһим чорларның берсе. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим", - дигән ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: