- Ел катлаулы, корылыклы, әмма шуңа да карамастан, без кимендә ике миллион тонна ашлык алырга өметләнәбез, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Көнбагыш, шикәр чөгендере узган елгыдан югарырак уңыш бирер дип көтәбез. Бу - игенчелек культурасын яхшырту, яңа технологияләр үзләштерү, үсемлекләрне яклауның заманча чараларын һәм ашламаларны куллану нәтиҗәсе. Нәкъ менә шуңа күрә без сезнең белән "Басу көне" зона семинарларын үткәрәбез.
Башкортстан Дәүләт җыелышы вице-спикеры Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе, аеруча "борщ өчен" дип аталган авыл хуҗалыгы җыелмасы, кулланучылар өчен сатып алырлык булырга тиеш.
- Мондый үтемлелек җитештерүчеләргә зыян китерергә, аларның мөмкинлекләрен чикләргә тиеш түгел. Балансны саклап калу мөһим: җирдә эшләүчеләрнең хезмәте акланырга, шул ук вакытта безнең халык сыйфатлы урындагы товар сатып алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, - дип аңлатты депутат.
Семинарда катнашучылар "Бәйрәмгол" агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карадылар.
Киләсе елдан "Басу көне" кысаларында чаралар форматы үзгәрәчәк, дип хәбәр иттеләр төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында. 5 зональ семинар урынына өчәү калачак, әмма алар тулырак булачак. Мәсәлән, тәҗрибә участокларын күрсәтү урынына басым тәкъдим ителә торган сортлар һәм технологияләр сыналачак аерым кырларга ясалачак.
Фото: Учалы районы хакимияте.