+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2021, 15:55

Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул

Бүген Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе старт алды һәм ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Кырмыскалы районында да бу мөһим эшкә ныклы әзерлек белән тотындылар.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул
Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул

Районда авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча уполномоченный Әлфинур Гафурова һәм аның ике урынбасарыннан тыш, 8 инструктор һәм 48 исәп алучы җәлеп ителгән. Бер ай эчендә аларга 22883 шәхси ярдәмчел хуҗалыкны йөреп чыгарга туры киләчәк. Шулай ук районда 85 крестьян-фермер хуҗалыгы, 31 авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары, 97 бакча ширкате буенча мәгълүмат тупланачак.
Бүген көннең кояшлы булуы да исәп алучыларга бу җитди эшкә иртән-иртүк күтәренеке кәеф белән тотынырга булышлык итте. Әлбәттә, һәр исәп алучы бу мөһим кампания башлану алдыннан җитди әзерлек үтте һәм кирәкле җиһазлар белән, шул исәптән саклану чаралары белән дә тәэмин телде. Исәп алучылар ачык яшел төстәге махсус кием – бейсболка һәм жилетта йөри, һәрберсенең таныклыгы бар. Әйткәндәй, бу бурычларны башкару өчен шул ук авыл кешеләре җәлеп ителгән. Шуңа да аларны авыл халкы яхшы белә.
Кырмыскалы авылы халкы бу кампания турында хәбәрдар, күбесе бу эшнең мөһимлеген аңлап, тыныч кабул итә. Сан алучыларны якты йөз белән каршы алып, сорауларга да җавап бирделәр. Әлбәттә, киләчәктә салымнарны артыру өчендер инде, дип шик белдерүчеләр дә юк түгел. Шуңа да аерым кешеләргә Авыл хуҗалыгы исәбен алу капманиясенең максатларын да аңлатып үтәргә туры килә.
Исәп алудан шикләнергә кирәкми. Планшеттагы программага йорт хуҗаларының исемнәре дә язылмый. Бары тик җир биләмәсе мәйданы, җимеш бирүче агачлар һәм куаклар, виноград, күпьеллык культуралар, терлек саны, кош-корт, куяннар, умарта корты оялары исәпкә алына.
Шәхси хуҗалыклардан алынган бу мәгълүмат киң җәмәгатьчелеккә белгертелми һәм таратылмый. Белешмә илнең аграр секторындагы хәлгә нәтиҗә чыгару, киләчәгебезне кайгырту өчен кирәк. Шуңа да, бу мөһим чарадан читтә калмагыз, дуслар!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул
Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул
Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: