+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2021, 16:15

Авыл хуҗалыгында микроисәп алу башланды

Быел Русия тарихында беренче тапкыр бер елда өч исәп алу үтә: халык санын, кече бизнесны икътисади исәпкә һәм авыл хуҗалыгында микроисәп алу.

Авыл хуҗалыгында микроисәп алу башланды
Авыл хуҗалыгында микроисәп алу башланды

Икътисади сан алу 1 апрельгә кадәр уздырылды. Авыл хуҗалыгында исәп алу – 1-30 августка, халык санын алу 1-30 октябрьгә билгеләнгән. Әлеге җанисәпләр шуның белән үзенчәлекле: аларның барысында да санлы технологияләр кулланыла.


Моңарчы авыл хуҗалыгында сан алу 2006 һәм 2016 елларда ун елга бер тапкыр уздырылды. 2016 елдан биш ел гына вакыт үткәнлектән, быелгысы микроисәп дип атала. Аның максаты: илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл килүче мәгълүмат җыю. Сан алу шуның белән дә үзенчәлекле: ул авылларда гына үтә. Исәп алучылар бары шәхси хуҗалыкларга гына керә. Калган оешма вәкилләре, фермерлар, ширкәт җитәкчеләре статистика бүлегенә килеп, исәпкә алу битләрен үзләре тутыра.


- Бүген башлап исәп алуга тотындык. Моңарчы без укулар үткән идек, шуңа да эш буенча аңлашылмаган урыны юк. Авыл халкы да ачык йөз белән каршы ала, шушында яшәгәч, барсы да таныш, белгән кешеләр. Микроисәп алу барышында без шәхси милек хуҗаларыннан җир ресурслары һәм алардан файдалану турында, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм күпьеллык үсемлекләр мәйданнары, җимеш агачлары, аларның төрләре, бакчадагы теплица-парниклар турында мәгълүмат, терлекләрнең, кош-кортларның баш саны, җитештерү инфраструктурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге шартлары турында мәгълүмат җыябыз. Шәхсән миңа Иске Күрдем авылында 470 хуҗалык туры килә, көненә уртача 20 хуҗалык. Өлгерермен, дип уйлыйм. Башка исәп алучыларга уңышлар телим, - ди Тәтешле районы Иске Күрдем авылы буенча исәп алучы Лилия Шакирҗанова.

Гөлнара Гыйлемханова.


Тәтешле районы

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: