Дәүләт статистикасының Дүртөйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Мадис кызы Гәрәева әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагындагы исәп алу кампаниясен үткәрү өчен Дүртөйле районы 5 инструктор һәм 27 исәп алу участокларына бүленгән.
- Исәп алучыларыбыз махсус укулар үтте. Аларның һәркайсы заманча планшет белән тәэмин ителде. Кампанияне үткәрү өчен 32 хезмәткәр җәлеп ителде: 5 инструктор һәм 27 исәп алучы, - дип уртаклашты ул.
Дәүләтебез үзенең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче авыл кешеләренең, шул исәптән фермерларның, аграр оешмаларның ничек яшәвен, аларны нинди проблемалар борчуын, нинди мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген анализлап, шушы нәтиҗәләр нигезендә яңа программалар кабул итсен өчен исәп алу кампанияләре оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, бу җитди чарада катнашу бик мөһим. Авылларыбызның киләчәге күркәмрәк булсын дисәгез, аграр тармакта уңай үзгәрешләр көтәсез икән, аңардан читтә калмаска кирәк.
Исәп алу вакытында җыелган мәгълүматлар салым яки башка органнарга бирелми, моның өчен хәвефләнәсе юк.
Исәп алучы анкетаны сезнең җаваплар буенча тутыра, бернинди рәсми документлар да таләп итми. Анкетада сезнең файдаланудагы җир мәйданнары, авыл хуҗалыгы культураларының ничә гектарда үстерелүе, малларның баш саны һәм каралты-куралар хакында сораулар бар. Юридик берәмлекләр өчен исәп алуда катнашу мәҗбүри, физик берәмлекләр өчен - иҗтимагый бурыч.
Исәп алучыны махсус киеме буенча танып була: аның башында логотиплы бейсболка, өстендә яктылык кайтаручы жилет, кулында планшет, портфель һәм, әлбәттә, исәп алучы таныклыгы.
Рәсемдә: дәүләт статистикасының Дүртөйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева (сулдан беренче), исәп алучылар Фәнилә Дәүләтшина, Роза Дәүләтова, Оксана Нуриәхмәтова, Эльвира Ялилова, Лилия Дәүләтшина, Әлфия Фәрхетдинова.
Фото: М.Латыйпова.