+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2021, 14:05

Бакалы авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен барлый

Районда исәпкә алучылар алдында мөһим бурычлар куелды.

Бакалы авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен барлый
Бакалы авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен барлый

Районда исәпкә алучылар алдында мөһим бурычлар куелды.

Аларга кешеләр белән дөрес сөйләшергә, исәпкә алу процессы буенча барлык мәгълүматны кыска һәм аңлаешлы итеп җиткерергә кирәк. Шул чагында гына мәгълүмат бирүдән баш тартулар азрак булачак. Гадәттә, план буенча исәпкә алучы һәркөнне 10нан артык хуҗалыкны урап узарга тиеш, ә Бакалы районы җирлегендә 12дән 17гә кадәр участокны үтеп чыгарга мөмкин. Әлбәттә, кыенлыклар белән дә очрашырга туры киләчәк. Кешеләр кайчагында үзләре милегендә күпме җир барлыгын белми. Авыл советына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Сорау бирелгән кешеләрнең бер өлеше хәтта аларның участогы шәхси милекме әллә арендадамы икәнен дә белми.
Исәпкә алучылар планшетка милекче сүзләреннән түбәндәге мәгълүматларны кертә: йорт-каралтылар күпме җирне били; бәрәңге, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләр үстерәләме? Өстәвенә һәр төр яшелчә аерым исәпкә алына. Агачлар, куаклар, газоннар һәм декоратив үсентеләр мәйданы күпме? Күренүенчә, болар бик җентекле эш. Шундый сораулар да бар: милекчеләр бу продукцияне ни өчен үстерәләр, җир эшкәртү өчен өстәмә эшче көчләр җәлеп ителәме?

Фото: ВКонтакте

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: