+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2021, 14:10

Илештә исәп алучылар эшкә кереште

Авыл хуҗалыгында микроисәп оешкан төстә башланды.

Илештә исәп алучылар эшкә кереште
Илештә исәп алучылар эшкә кереште

Авыл хуҗалыгында микроисәп оешкан төстә башланды.

2021 елда авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу кемгә кагылачак? Авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен билгеләнгән яисә файдаланыла торган җир кишәрлекләренең милекчеләре, алардан файдаланучылар, хуҗалары яисә арендаторлары булган йә авыл хуҗалыгы хайваннарына ия юридик һәм физик затлар. Алдагы авыл хуҗалыгы исәбен алуга 5 ел вакыт узды һәм тармакта үзгәрешләр булды. Микроисәп алу-2021 йомгаклары буенча илебездә авыл хуҗалыгы үсешен ничек фаразлау турында билгеле булачак.
Илеш районы статистика бүлеге башлыгы Гөлшат Саттарова әйтүенчә, исәпкә алучыларга 15 авыл хуҗалыгы оешмасы, 59 крестьян-фермер хуҗалыгы, 14500 шәхси ихата, 2 бакчачылык ширкәте буенча мәгълүмат тупларга кирәк булачак. Бу якынча бер исәпкә алучыга 500дән артык объект туры килә дигән сүз.
Илеш районы исәпкә алучылары билгеләнгән срокларда үзләренә йөкләтелгән бурычларны сыйфатлы итеп башкарып чыксын өчен барлык шартлар да тудырылган.

Фото: автор.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: