-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2021, 11:25

“Кировец-Уфа” студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача

Авыргазы күппрофильле көллиятенең Кырмыскалы филиалында заманча җиһазландырылган яңа профильле сыйныф барлыкка килде. Мондый үзгәрешләр “Кировец-Уфа” җитештерү-техник үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды.

“Кировец-Уфа” студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача
“Кировец-Уфа” студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача

Хәзер югары квалификацияле авыл хуҗалыгы белгечләрен укытучылар яңа аудиториядә заманча укыту әсбаплары кулланып әзерләячәк.

Исегезгә төшерәбез: “Кировец-Уфа” җитештерү-техник үзәге Петербург трактор заводының рәсми дилеры булып тора. Оешма “Кировец” маркалы авыл хуҗалыгы техникасын сата һәм үзебезнең илдә җитештерелгән тракторларга сервис-техник хезмәт күрсәтә.

Компания авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче көллиятнең кабинетын ремонтлау һәм заманча макетлар, җиһазлар һәм пособиеләр белән җиһазландыруны үз өстенә алды. Хәзерге вакытта эшләр төгәлләнеп килә.

Киләчәктә Авыргазы күппрофильле көллиятнең Кырмыскалы филиалы студентлары трактор техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау өлкәсендә белем алачак. Шулай ук укучылар алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге белән “Кировец-Уфа” предприятиесендә практика узачак һәм республиканың профильле югары уку йортларына укырга кергәндә дә ярдәм алачак.

Курслар яңа уку елыннан башланачак, дип көтелә.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

“Кировец-Уфа” студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача
“Кировец-Уфа” студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: