+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2021, 17:00

Архангель басуларында - эшнең кызган мәле

Архангель районы басуларында урып-җыю эшләренең иң кызу мәле – авыл хуҗалыгы эшчәннәре кояшлы көннең һәр минутыннан файдаланып калырга тырыша. Эшнең нәтиҗәсе дә күз алдында – кышкылыкка печән һәм сенаж әзерләү буенча эшләр тәмамланып килә.

Архангель басуларында - эшнең кызган мәле
Архангель басуларында - эшнең кызган мәле

Архангель районының мәгълүмат-консультация үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан 9 мең гектарга якын үлән чаптырылган, 13 мең тоннадан артык печән һәм 6 мең тонна сенаж хәзерләнгән.
Бөртекле уҗым культураларын исә тулысынча җыеп алганнар. Уртача уңдырышлылык гектарыннан 20,7 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта пар җирләрен көзге культуралар чәчүгә әзерләү дәвам итә – әлегә 1200 гектардан артык мәйданнар эшкәртелгән.
Район игенчеләре бөртекле сабан культураларын җыюга кереште, бүгенгә 600 гектардан артык сабан бодае һәм солы җыеп алынды, бу планның 17 проценты дигән сүз. Уртача гектар куәте - 16,6 центнер.
Һава шартларының уңай булуы урып-җыю эшләрен билгеләнгән агрохимик срокларда тәмамларга мөмкинлек бирер, дип өмет итә Архангель игенчеләре.

Фото: Архангель районының мәгълүмат-консультация үзәге.

Архангель басуларында - эшнең кызган мәле
Архангель басуларында - эшнең кызган мәле
Архангель басуларында - эшнең кызган мәле
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: