Республика буенча гектардан уңыш 16 центнер тәшкил итә. Благовар районында да төп күрсәткечләр шушы дәрәҗәдә. Әйткәндәй, төбәк быелгы корылыктан зур зыян күрүчеләр исемлегендә.
Бөртекле культуралар мәйданы районда иң зурлардан саналган “Благовар” кошчылык заводы игенчеләре, уҗым ашлыкларын җыеп алып, кыр эшләрен сабанашлык игеннәре басуларында дәвам итә. Әйткәндәй, биредә читтән техника җәлеп итү гадәте юк. Урып-җыю эшләренә дистәгә якын ашлык комбайны әзерләнгән.
– Техника паркын даими яңартып торабыз, һәр елны ким дигәндә 2 яңа комбайн, автомашина алабыз, – ди завод директоры Ринат Котышев. – Ягулык материалларына кытлык юк. Гомумән, бездә урак технологияләре фәнни нигезгә корылган. Җыеп алынган ашлык заводның Благовар авылында урнашкан элеваторына озатыла, анда ул эшкәртелеп, саклагычларга салына.
“Благовар” заводының урып-җыю мәйданнары 10 мең гектардан артык. Соңгы яңгырлар чәчүлекләрне, чын мәгънәсендә, “терелтте”, шуңа да көнбагыш мул уңыш белән куандырыр, дип өметләнәләр.
Ә менә “Башкортстан ашлыгы+” җәмгыятендә нигездә, бөртекле культуралар гына игәләр. Чәчү әйләнешендә төп культуралардан бодай һәм арпа өстенлек итә. Елы шулай туры килде – 1700 гектарда чәчелгән орлыкның яртысы гына үсеп китә алды. Әйткәндәй, авыл тарихында мондый хәлне өлкән буын вәкилләре дә хәтерләми. Авыл хуҗалыгы тармагында 40 еллап хезмәт салып, эшчәнлеген әле дә дәвам итүче механизатор Зәбир Имаев – шуларның берсе.
– 1975 елгы корылык берникадәр хәтердә, – ди ул. – Аннан соң 2010 елда да җәйге чор эссе булды. Әмма быелгыдай корылыкны күргән юк иде.
Урып-җыю эшләре дә менә шундый шартларда бара. Әйтергә кирәк, заманча комбайннар, аларга идарә итүче игенчеләр кебек, эссегә бирешми. Механизаторлар Зәбир Имаев һәм Рәмзил Гаймалетдинов вакыт белән дә исәпләшми – иртә таңнан караңгы төшкәнче алар басуда.
Механик Рәшит Ганиев әйтүенчә, хуҗалыкта намуслы фидакарь хезмәт өчен бөтен шартлар тудырылган. Шунысы гына кәефне кыра: уңыш былтыргыдан нык түбән. Әмма шунысы хак: быел бөртеге дә кадерле ашлыкны басуда калдырмаячаклар.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.
Шул ук вакытта...
Бер миллион тоннага якынлашабыз
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 5 августка республика буенча барлык мәйданның 39 процентында иген культуралары тезмәләргә салынган, 34 процентында суктырып алынган.
Тулай ашлык җыемы — 906 мең тонна, һәр гектардан уртача уңыш 16 центнер тәшкил итә. Авыргазы, Кырмыскалы һәм Чакмагыш районнарында ул 25,1-23,5 центнерга җитә.
Чакмагыш, Авыргазы, Әлшәй, Дүртөйле, Стәрлебаш һәм Гафури районнары хуҗалыкларында урып-җыю эшләре планлаштырылганның яртысыннан күбрәк мәйданында башкарылды.