+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2021, 10:30

Һәр аяз көн кадерле

Стәрлетамак районында да урып-җыю эшләренең иң кызган мәле.

Һәр аяз көн кадерле
Һәр аяз көн кадерле

Аграрийларның фән белән дуслыгы “Фрунзе” авыл хуҗа­лыгы предприятиесе” җәмгыятендә ачык күренә, анда кыска гына вакыт эчендә чәчү үткәрелгән, басуларга җитәр­лек күләмдә ашлама кер­телгән. Хуҗалыкта орлыкчылык, сортларны яңарту турында да онытмыйлар, үсем­лекләрне саклау чараларын актив кулланалар.

Шушы көннәрдә “Фрунзе”да бөр­текле уҗым культураларын урып-җыю тәмамлана. Башта эш уҗым бодае басуларында барган. Мәйдан­нарның бер өлеше язгы корылыктан зыян күргән, аларны яңадан чәчәргә туры килгән. Калганнарын фрунзелылар оператив башкарып чыккан, уңды­рышлылык гектарыннан якынча 24 центнер тәшкил иткән.
– Эш яхшы темплар белән бара, – ди хуҗа­лыкның баш агрономы А. Атнагулов. – Һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Уҗым арышының калган гектарларын 2-3 көндә җыеп алырга ниятлибез. Урып-җыюда үзйөрешле ике “Кейс” чапкычы һәм дүрт “Акрос-550” комбайны эшли.
Баш агроном уракта катна­шучыларның намуслы эшен билгеләп үтте. Кеше факторы басуларда барлык эшне уңышлы башкарып чыгуда төп шарт булып тора, дип исәпли ул. Комбайнчы Александр Юркевичның исәбендә бу – егерме беренче урак өсте. Олег Тимченко, Александр Тимченко да ашлык урып-җыюда саллы тәҗрибәгә ия. Алик Мусин да алардан калышмый. Рауль Шәрипов һәм Фәрит Әхмәтов бөртек­леләрне чабуда бик яхшы эшлиләр. Суктырылган ашлыкны басудан ташып торучы “КамАЗ”чылар Александр Вихляев, Сергей Фокин, Рәмис Габидуллин, Руслан Абдуллин оешкан рәвештә эшли. Ә ындыр табагында яңа уңышны Светлана Зинина җитәкчелегендәге “ЗАВ” операторлары Илшат Хисаметдинов, Филүс Тимербулатов һәм Владимир Гречко, во­дительләр Игорь Алексеев һәм Риф Гыйз­зәтуллин кабул итә.

Людмила ПЫЛАЕВА.
Стәрлетамак районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: