+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2021, 10:35

Төшенкелеккә бирелмибез!

“Заря” хуҗалыгы җитәкчесе, корылык нәтиҗәләрен бәяләп, булганына шөкер итәргә кирәк, ди.

Төшенкелеккә бирелмибез!
Төшенкелеккә бирелмибез!

 Чакмагыш районы хуҗалыкларында урып-җыю темпы көннән-көн кыза. Әйткәндәй, узган елда республика буенча иң зур уңыш биредә җыеп алынган иде: уртача гектар куәте 43,5 центнер тәшкил итте. Быел да максатлары зурдан иде, әмма аномаль табигать шартлары планлаштырылган уңыш алу мөмкинлеген бирми.

“Заря” аграр предприятиесе — районда игенчелек тармагында тотрыклы уңыш алучы әйдәүче хуҗалыкларның берсе. Аңа чирек гасырга якын тәҗрибәле белгеч, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Гыйлемханов җитәкчелек итә.
— Быелгы урак аеруча катлаулы булмакчы, — ди Зәбир Фәнил улы. — Урып-җыюның иртәрәк башлануы белән бергә, мал азыгы туплау һәм терлекчелек тармагын кышкылыкка әзерләү эшләре дә сүрелми. Корылык авыр нәтиҗә бирде. Шуңа да уракны җитезрәк алып барырга һәм үстерелгәнне тизрәк җыеп алырга тырышабыз.
Уҗым бодае соңгы гектарларда җыела. 180 гектарлы басуда уртача уңыш 20 центнердан ким көтелми. Елы өчен бу начар түгел, ди җитәкче. Аннары комбайннар арпага күчәчәк.
Уракның тәүге ункөнлеге җиңүчеләре дә мәгълүм, сез аларны фоторәсемдә күрәсез. Басуда комбайнчылар Фазыл Хәйретдинов, Руслан Латыйпов, Азамат Дәүләтов һәм Рөстәм Вахитов кебек уңганнарга тиңләшә. Шоферлар арасында Фәнгәр Исламов, Рәнис Ихсанов һәм Денис Гайсинны үрнәк итеп куялар.

Юлай Низаев.
Чакмагыш районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: