+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2021, 14:55

Микро булса да, макро максатлар куя!

“Башкортостанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев билгеләвенчә, исәп алу мәгълүматлары илдә авыл хуҗалыгы киләчәген оештыруда стратегик документка әвереләчәк.

Микро булса да, макро максатлар куя!
Микро булса да, макро максатлар куя!
Илнең аграр секторы тирән структур үзгәрешләр кичерә. Эре үсемлекчелек һәм терлекчелек комплекслары формалашу, яңа крестьян-фермер хуҗалыклары оешу дәвам итә. Авыл хуҗалыгындагы реформалар һәм соңгы елларда дәүләт тарафыннан кабул ителгән программалар һәммәсе дә күрелгән чараларга нәтиҗә ясауны һәм яңа бурычлар билгеләүне таләп итә.
Әлеге вакытта, ягъни 1 августтан 30 августка кадәр дәвам итәчәк авыл хуҗалыгы исәбен алу кампания­сенең дә төп максаты шулар. Быел ул ил тарихында беренче тапкыр “микро” формасында үткәрелә, ягъни 2016 елда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары буенча теркәлгән объектларның ил күләмендә барысы да исәпкә алынмаячак.
Федераль статистик күзәтү, халыкара исәп алу һәм Русия кануннары чикләрендә оештырыла. “Сайлап алу” ысулы шартлы рәвештә генә һәм ул гражданнарның шәхси хуҗалыкларына гына кагыла. Ә авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнгән барлык юридик берәмлекләр дә исәп алучылар тарафыннан бирелгән барлык сорауларга да тулы җавап бирергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы (микро) исәбен алу ни өчен кирәк? Анда катнашу шартлары нәрсәдән гыйбарәт һәм Башкортстанда ул ничегрәк үтә? Махсус тупланмада шушы һәм башка сорауларга җавап эзләрбез, мөһим кампаниягә бәйле, “Кызыл таң” эксперты фикерен тыңларбыз.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы исә­бен алу кампаниясе оешкан төстә башланып китте. Әлеге чарада 2016 елда исәп алу үткәрелгәндә теркәлгән объект­ларның 93 проценты катнашачак. Планга ярашлы, республикада теркәлгән аграр юнәлешкә караган барлык юридик берәмлекләр һәм фермерлар, шәхси хуҗалыклар бу көннәрдә дәвам иткән исәп алуда катнашып, хезмәткәрләр сорауларына яисә башка ысуллар ярдәмендә җавап бирәчәк.
Бу турыда берничә көн элек “Башкортостанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев хәбәр итте.
Хөкүмәт утырышында ведомство җитәкчесе әлеге кампания 86,2 миллион сумга төшүен билгеләде. Чарада катнашу өчен республика буенча 1,8 мең белгеч махсус курсларда укытылган. Якынча исәпләүләргә караганда, язма (кәгазь) анкетага җавап бирү өчен респондентка уртача 25-30 минут вакыт таләп ителәчәк.

Белешмә. 30 августка кадәр дәвам итүче чарада Башкортстандагы 800дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, дүрт мең чамасы крестьян-фермер хуҗалыгы һәм агросәнәгать тармагына караган шәхси малтабарлар катнашачак. Болардан тыш, исәп алуга 2,4 меңгә якын гражданның коммерциягә бәйле булмаган берәмлекләре (бакчачылык ширкәтләре) һәм 677 мең шәхси крестьян хуҗалыгы (авыл ихаталары) җәлеп ителәчәк.
— Республикабызда ил күләмендәге зур чараны закон кысаларында һәм оешкан төстә башкарып чыгачагыбызга ышанам, — диде Әкрам Ганиев журналистлар белән очрашуда. — Без быел узачак төрдәш һәр ике исәп алуга да җитди әзерләндек. Быелгы кампаниядә катнашуга хезмәткәрләрнең планшетлардан файдалануы мәгълүмат туплау сыйфатын тагын да камилләштерергә һәм төгәлрәк итәргә, аларны туплау һәм арытаба эшкәртү процессларын тизләтергә ярдәм итәчәк. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы исәбен алуда таләп ителгән барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр дә төгәл үтәләчәк. Микроисәп алуның якынча беренче йомгаклары ел ахырында — декабрьдә игълан ителәчәк, тулы мәгъ­лүматларны 2022 ел ахырына әзерләү бурычы куелды.

 
Сорау – җавап

Ни өчен кирәк?

* Аграр тармактагы соңгы биш ел дәвамында бул­ган үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгъ­лүмат туп­лау;
* Авыл хуҗалыгында барлык категориядәге ху­җалыкларда ике исәп алу арасындагы үзгәреш динамикасын билгеләү;
* Тармакны үстерү фаразын эшләү;
* Авыл хуҗалыгы җитештерүендә нәтиҗә­ле­лекне күтәрүгә икътисади йогынты ясау чараларын булдыру өчен үткәрелә әлеге исәп алу кампаниясе.

Нинди берәмлекләр катнаша?

* Авыл хуҗалыгы, шул исәптән аңа карамаган авыл хуҗалыгы оешмалары;
* Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси малтабарлар;
* Авыл җирендәге шәхси крестьян хуҗалыклары;
* Коммерциягә бәйле булмаган ширкәтләр (бакчачылык, яшелчәчелек һ.б.)
2021 елгы кампания яңа технологик дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып тора. Исәп алуда катнашучы хезмәткәрләр авылда шәхси ихата вәкилләреннән һәм гражданнарның коммерциягә бәйле булмаган ширкәтләр рәисләреннән сорауларга җавап алуда бары тик планшет компьютерлар белән генә эш итә. Әлеге категориядәге респондентларның сорау алуда “кәгазь варианты” рөхсәт ителми.
Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси малтабарлар исәп алу кәгазендәге сорауларга түбәндәге ысуллар белән дә җавап бирә ала:
— махсуслашкан элемтә операторлары;
— “Росстат”ның рәсми сайтындагы система аша;
— исәп алу участогында исәп алуның язма (кәгазь) вариантын тутыру юлы белән. 
Исәп алу объектлары буенча тупланган мәгълүматлар башка чыганакларга бирелми һәм алар бары тик тиешле дәүләт мәгълүмат системаларын формалаштыруда гына файдаланыла ала.
Кампания барышында тупланган җавапларда респондентлар турында мәгълүматлар булмый. Мәгъ­лүматларны эшкәрткәндә тәгаен авыл, объектлар исеме дә алып ташлана.
“Росстат” җитәкчелеге сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары дәүләт тарафыннан бәяләнәчәк мөһим карарлар кабул итү өчен генә түгел, шулай ук, авыл җирендә яшәүчеләрнең күпкырлы тормышын һәм яшәешен, икътисади һәм социаль демографик статистиканы фаразлау өчен дә кирәк.

Белешмә. Исәп алучының респондент сүз­ләреннән чыгып, мәгълүматларны башка юл белән тикшерү хокукы юк. Транспорт, җир участогы, мал саны һәм башка мәгълүматлар бары тик респондент сүзләре буенча гына языла һәм бернинди документ та таләп ителми.


Сүз – “Кызыл таң” экспертына

Чынбарлыкны ачык күзалларга ярдәм итә

Рәсүл Госманов, Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад һәм менеджмент факультеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:
— Бу көннәрдә уздырылучы Авыл хуҗа­лыгы (микро) исәбен ал кампаниясен федераль дәрәҗәдәге мөһим чара дип кабул итәргә кирәк. Европаның күпчелек дәүләтләрендә, Франция, Голландия кебек илләрдә аны ешрак үткәрәләр. Аның әһә­мияте коры сан-күрсәткечләр алуга гына кайтып калмый.
Беренчедән, илнең азык-төлек хәвеф­сезлеген тәэмин итү өчен аграр тармак бар тулылыгында күренергә тиеш. Исәп алу кампаниясе нәтиҗәләре билгеле, “йомшак” урыннарны ачыкларга гына түгел, үсешне, стратегик юнәлешләрне билгеләү өчен дә кирәк. Кайсы илнең дә азык-төлек бәйсезлеге аны көчле итә, социаль киеренкелеккә юл куймый.
Икенчедән, әлеге чара илнең оборона хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Тарих үзе күрсәтте: халкы ач илнең көч-куәте дә түбән.
Минемчә, исәп алуда аны үткәрүче хезмәткәрләр генә түгел, халык та актив булырга, алар төгәл мәгълүмат бирергә тиеш. Аның нәтиҗәләре гражданнарга гына түгел, галимнәр өчен дә мөһим. Узган ике исәп алу кампаниясе йомгаклары буенча, мәсәлән, Башкортстан парламентында яңа закон башлангычлары каралып, тикшерелде, тәкъдим ителде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның узган чакырылышында Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе буларак шуны әйтә алам: 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе респуб­ликаның аграр тормышындагы чынбарлыкны аңларга ярдәм итте. Депутатларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләт ярдәме күрсәтү, җирләрне нәтиҗәле файдалану белән бәйле юнәлешләр буенча саллы законнар кабул иттек һәм алар уңышлы эшли. Ә инде парламент тыңлауларында тармак җитәкчелеге, галимнәр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе башлыклары белән берлектә исәп алуда ачыкланган проблемаларны хәл итү буенча ачыктан-ачык сөйләшүләр булды.
Дөрес, исәп алу еш кына крестьян хуҗа­лыкларын куркуга сала. Имеш, терлек санын, җитештерүне исәпкә алу салымнар белән бәйле. Мин ышандырып әйтә алам, дәүләт бу кампания нәтиҗәләре буенча андый максат куймый һәм моның алай түгеллеген, бәлки, исәп алуның беренче көннәрендә үк авылларда күреп өлгергәннәрдер дә.
Респондентларның җавабы планшетта теркәлә һәм җавап бирүченең имзасы да алынмый. Иң мөһиме, исәп алучының берсенең дә абзарга кереп малларны санарга, гаражына кереп техника документын сорарга хакы юк.
Киресенчә, ил күләмендәге колачлы чара җитештерүчеләрне ниндидер салымнар белән “йөгәнләү” өчен түгел, ә илнең аграр тармагындагы проблемаларны ачу, азык-төлек хәвефсезлегенә төзәтмәләр кертү һәм барлык категориядәге хуҗалыкларга да аграр җитештерүдә адреслы ярдәм күрсәтү алымнарын куллану өчен кирәк. Мин инде мәгълүматларның башка оешмалар карамагына эләгеп һәм икенче максатларда файдаланылмаячагы дәүләт тарафыннан гаран­тияләнүе турында әйтеп тә тормыйм.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: