+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2021, 18:15

Урак эшләре ничек бара?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә урак барышы турында хәбәр итте.

Урак эшләре ничек бара?
Урак эшләре ничек бара?

"Авыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт. Аларга хәзер җиңел түгел - уңыш түбән, аномаль эссе. Шулай да Башкортстан игенчеләре 1,3 миллион тоннага якын ашлык җые алдылар.

Республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюның кызган чоры. 11 августка төбәктә көзге һәм сабанашлык культуралары 904 мең гектарга якын чабылган, шуның 878 мең гектары суктырылган. Бу - барлык күләмнең 53 процентка якыны.

Урып-җыю эшләре бара, шул ук вакытта һава торышы аркасында 41 муниципалитетта гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу махсус режим, районнарга югары игътибар таләп итә", - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: