+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 август 2021, 15:05

“Эшлибез, җитештерәбез, яшибез!”

Маркслылар авырлыкларны да, табигать сынауларын да бердәмлек һәм фидакарь хезмәт белән җиңәргә күнеккән.

“Эшлибез, җитештерәбез, яшибез!”
“Эшлибез, җитештерәбез, яшибез!”
Без килгәндә Тәтешле районының Карл Маркс исемендәге хуҗалыгында кыр эшчеләрен фидакарь хезмәте өчен дәртләндерүгә багышланган җыелыш бара иде. Хуҗалык җитәкчесе Өлфәт Габсәләмов һәркемнең фикерен тыңлап чыкканнан соң, үз уйларын да җиткерде. “Эшләгән кешенең кадерен белергә!” дигән фикер биредә төп девиз булып яңгырады.

– Җаның-тәнең белән җир эшен яратсаң гына авыл хуҗалыгында эшләп була. Эшкә урнашкан механизаторлар, савучылар, югары уку йортын тәмамлап эшкә кайтканнар да булды, тик тоткарланганнар гына сирәк. Андыйлары пенсиягә чыккач та эштән туктамый, чөнки язгы чәчү өчен дә көя, урак вакытында да өйләрендә тыныч кына утыра алмыйлар. Кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка ярдәм итәргә тырыша алар.
Менә Ривал Сахратовны гына алыйк. Алдынгы механизатор. Басуга 15 яшендә чыккан иде, гомер буе авыл хуҗа­лыгында эшләде. Колхозларның төрле чагы булды бит, акчасыз вакытлар да. Ривал, беләсезме, нинди кеше? Ул – түләсәң дә, түләмәсәң дә барыбер эшкә чыга торган кеше. Җирләрнең эшкәр­телми калуы белән ул беркайчан да риза булмаячак, аның өчен җирнең сыйфатлы эшкәртелүе, игеннәрнең үсүе мөһим. Сирәк андый кешеләр, әмма бар! Безнең бурыч исә – эш кешесенә тиешле шартлар тудыру, – ди Өлфәт Фаат улы.
Кызганычка каршы, бу бөтен ил буенча барган тенденция – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре олыгая бара. Алмашка килергә атлыгып торучылар юк. К. Маркс исемендәге хуҗалыкта да, пенсия яшендә булуга карамастан, эшләп йөрүчеләр шактый. Сурәте гомер буе Почет тактасыннан төшмәгән Ривал Сахратов белән бергә икенче легендар механизатор Әлфим Мифтахов да эшли хуҗалыкта. Тагы бер басу уңганы – Илһам Бакиров. Утыз елдан артык гомерен колхозга багышлаган алдынгы механизатор Равил Гамиловның улы ул. Үзе дә бәхетен читтән эзләп йөрмәде, әтисе кебек, җиң сызганып шушы җирдә эшләде.
– Элекке механизаторларның техникага карашлары да бөтенләй башка. Алар – бик сакчыл, тырыш. Иске техниканы да карап-төзәтеп эшкә “җи­гәләр”. Мөмкинлекләрдән чыгып, техниканы яңартып торабыз, заманча комбайннарда эш тә ырымлы бара, шартлар да яхшырак, – ди хуҗалык рәисе.
Аның сүзләрен агроном Вәсил Шаһиев та куәтли:
– Булдыклы команда булганда гына эш бара. Шөкер, бездә таянырдай тырыш егетләр бар, алар, кирәк икән – комбайнны йөгәнли, кирәк икән – тракторны. Эльвир Шәйхетдинов, Айдар Сәхибгәрәев, Дарвин Кәримов, Фирдә­вис Латыйпов, Илшат Имамов – шундыйлардан, – ди ул.
Вәсил үзе дә шәһәрдә эшен, фатирын ташлап, авылга кайтып, Сарашты авылында йорт салган, менә инде 15 ел хуҗалыкта эшли. Болар, Өлфәт Фаат улы әйтүенчә, җирне бар булмышлары белән яратучы кешеләр.
Уҗым культураларының уңышы быелгы шартларда канәгатьләнерлек – гектарыннан уртача 17 центнер, урыны белән 24 центнер биргән басулар да бар.
– Иң әйбәт елларда гектар көче бездә 25 центнер тәшкил итә иде. Быел күпкә кайтыш, хәтта сабанаш­лыкның 7,5- 8 центнер биргән басулар бар. Иң яхшы саналган басуларда төшем – 15 центнер. Яңгырсыз җәйнең печәне дә юка булды, катлаулы кышка керәбез. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре төшен­келеккә бирелми – эшлибез, җитеш­терәбез, яшибез, тырышабыз! – ди Өлфәт Габсәләмов.
Хуҗалыкта 1500 баш сыер малы, 50 ат бар. Бу өлкәдә дә маркслылар сынатмый, ферма мөдире Миләүшә Габбасова, ясалма орлыкландыручы Мөнирә Миргалиева, савучылар Лариса Әбдүшева, Жанна Миңнегалиева, Тәхминә Гыймалетдинова, хисапчы Лидария Мостафина тырыш эшләре белән хуҗалыкның уңышын тәэмин итәләр. Бозау караучылар Эльмира Дәүләтшина, Рәфкать Сабиров, миксерны хезмәт­ләндерүче Азамат Нигъмәтуллин да үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара.
Таналарны үстерү Мәҗит Минов җитәкләген Ачу-Елга фермасына ышанып тапшырылган, алар бу эшне уңышлы башкара.
– Белгечләр, хезмәткәрләр алмашынып тора, дип әйтә алмыйм. Эшкә бер килгән кешеләр озак еллар эшли, ферманың, хуҗалыкның үзәген шушы кешеләр тәшкил итә дә инде, – ди ферма мөдире Миләүшә Габбасова. –Тәүлегенә 5 тонна сөт савып алабыз, майлылыгы 3,9 процент тәшкил итә, бу күрсәткеч – районда иң яхшысы!
Миләүшә ханым үзе дә биредә 1978 елдан бирле эшли, һәр җирдә тәртип, көр, чиста маллар – иң беренче чиратта, аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Менә шундый мәшәкатьләр белән янып яши бүген Карл Маркс исе­мендәге хуҗалык. Кызу урак өстендә барысы да эш белән мәшгуль, барысы да нәтиҗә өчен янып йөри. Районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе дигән данны башкаларга бирмичә, Өлфәт Габсәләмовның зирәк җитәк­челеге астында эшли һәм үсешүен дәвам итә бу хуҗалык.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.

 

Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас: