+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2021, 11:30

Исәп алу “сәфәр”ен дәвам итә

Мөһим чарада райондагы шәхси хуҗалыкларның яртысыннан күбесе катнашырга өлгергән дә инде.

Исәп алу “сәфәр”ен дәвам итә
Исәп алу “сәфәр”ен дәвам итә
Шунысы куанычлы, кырмыскалылылар бу мөһим кампанияне аңлап кабул итә. Чынлап та, исәп алудан шикләнер урын юк. Әлеге кампания авыл хуҗалыгы торышы һәм структурасы, аның потенциалы, аны файдалану турында рәсми статис­тика булдыру максатында үткәрелә. Бу авыл хуҗалыгының, җитештерү тармагы буларак, нәтиҗәлелеген арттыру, шул уңайдан икътисади ярдәм чараларын әзерләү өчен дә кирәк.
Мәсәлән, Кырмыскалы авылында яшәү­че Гөлфинә һәм Мират Алсынбаевлар гаиләсе дә исәп алуның асылын аңлап, киләчәктә авыл җирендә яшәүче яшь һәм күпбалалы гаиләләргә ниндидер ярдәм чаралары булуына өметләнә. Өч бала тәрбияләгән бу тырыш гаилә үзләрен сыйфатлы продукция белән тәэмин итү өчен терлек тә асрый, кош-корт та тота, бакча да үстерә.
– Авыл тормышы шуның белән ямьле дә бит инде. Шул ук вакытта үзебез җитештергән продукция үзебезне тәэмин итү өчен җитеп тора. Балалар да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә, – ди ирле-хатынлы Алсынбаевлар.
Район үзәгендәге Бакча урамында яшәүче мәгариф ветераны Людмила Вахитова да исәп алучыны ихлас каршы алды. Күпфатирлы йортта яшәүләренә карамастан, һәрберсенең кечкенә җир биләмәсе дә бар. Күпләре анда чәчәкләр генә үстерсә, яшелчә-җимешкә өстенлек бирүчеләр дә аз түгел. Үзләре әйтүенчә, борщ өчен кирәкле яшелчәләрне елның-елында чәчәргә тырышалар. Людмила Сабирҗан кызының бакчасы, елның коры килүенә карамастан, мул уңыш белән сөендергән. Кечкенә мәйданчыкта кыяр-помидоры да өлгергән, эре-эре кабаклары да тәгәрәп ята. 45 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны өчен бакча эше ят түгел. Элегрәк Людмила Вахитованың Аксаков авылында зур бакчасы булган. Хәзер инде, өлкән яшьтә булгач, аннан баш тартырга туры килгән. Ләкин бу биләмәсен дә ул тәртиптә тота һәм вакытының күп өлешен шунда үткәрә.
Әйткәндәй, узган елда Бакча урамындагы бу күпфатирлы йортларның ишегалды танымаслык булып үзгәрде – “Башкортстан ихаталары” программасы буенча заманча итеп төзекләндерелде. Хәзер шау чәчәккә күмелгән һәм заманча җиһазландырылган бу ихата әллә кайдан үзенә тартып тора.
Авыл хуҗалыгында микроисәп алу чарасы дәвам итә. Ачык яшел төстәге бейсболка, жилет кигән, кулына планшет тоткан кеше килеп керсә, бер дә аптырап калмагыз, дуслар. Димәк, сезгә исәп алучы килгән.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Исәп алу “сәфәр”ен дәвам итә
Исәп алу “сәфәр”ен дәвам итә
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: