+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 август 2021, 17:50

Ашлыгы да, саламы да җиткелекле

“Герой Хәмит Әһлиуллин” хуҗалыгында эш нәтиҗәләреннән канәгатьләр.

Ашлыгы да, саламы да җиткелекле
Ашлыгы да, саламы да җиткелекле

Благовар районы игенчеләре урып-җыю эшләрен тәмамлау алдында – игеннәрнең 90 проценты суктырып алынган. Уҗым культуралары 11 мең гектар, сабанашлык 29 мең гектарга якын мәйданда урып җыелган. Район буенча уртача уңыш гектардан 12 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы идарәсе агрономы Олеся Шәйморатова белдерүенчә, районда аерым хуҗалыклар иртә бөртеклеләр урагын төгәлләгән дә инде. Илфат Әхмәтшин крестьян-фермер хуҗалыгында, мәсәлән, басу эшләрен төбәктә беренчеләрдән булып, биш көн элек үк тәмамладылар. Биредә бөртеклеләр 1092 гектарда җыеп алынган, гектар куәте – 14 центнер.
Эре хуҗалыклардан “Уфа селекция-гибрид үзәге”ндә бөртеклеләрне быел 10 мең гектарда үстерделәр. Урып җыю эшләре биредә июль уртасында башланды. Әйтергә кирәк, заманча авыл хуҗалыгы предприятиесенең техник куәтләре зурдан – басуларга “Торум-750” маркалы унга якын комбайн чыкты. Шунысы үзенчәлекле, корылык үзен нык кына сиздерсә дә, хуҗалык быел да мул гына уңыш алуга иреште. Хуҗалыкның идарәче директоры Радик Шәфиев белдерүенчә, уҗым бодае, мәсәлән, гектардан 37 центнер уңыш биргән. Урак башында гектардан уңыш 26 центнер тәшкил итсә дә, соңрак корылык нәтиҗәләре үзен барыбер сиздергән. Урып-җыюны соңгы гектарларда алып баручы хуҗалыкта гектар куәте 18 центнер тәшкил итә.
“Башкир-агроинвест” хуҗалыгының Мирный һәм Күчәрбай бүлекчәләрендә бөртеклеләрнең 80 проценты җыеп алынган. Елның корылыклы килүе әлеге хуҗалык күрсәткечләрендә дә ачык чагыла. Атап әйткәндә, үткән елда гектардан уңыш 30 центнердан артса, быел 12-14 центнер тирәсе.
Благовар төбәгенең алдынгы хуҗалыкларының берсе “Герой Хәмит Әһлиуллин” җәмгыятендә корылык нәтиҗәләре шулай ук шактый сизелерлек. Биредә иртә бөртеклеләр уңышын җыю соңгы гектарларда бара.
– Хәзерге чорда гектардан уңыш 16,8 центнер тәшкил итә, – ди хуҗалык җитәкчесе Фариз Тимербулатов. – Ә үткән ел бу күрсәткеч 26 центнер иде. Хәер, быелгысы да начар түгел. Уңайсыз шартларда аеруча арпа куандырды. Бу культура 1400 гектарда игелгән иде, гектардан төшем 18 центнер тәшкил итте.
Гомумән, хуҗалык өчен арпаның файдасы зур. Быел, мәсәлән, саламга кытлык зур булачак. Ә хуҗалыкта нәкъ менә арпаның уңуы нәтиҗәсендә зур күләмдә салам хәзерли алганнар. Аны хуҗалыкта эшләүчеләргә тараталар, шулай ук сатуга да чыгармакчылар.
Хуҗалык комбайнчылары бәйгесендә алдынгы урында бай тәҗрибәле игенче Ленар Зәйнуллин бара, ул быелгы уракта 6718 центнер ашлык суктырып алган. Ирек Сәгадиев, Илнур Ибраһимов, Таһир Батталов аңардан чак кына калыша.
Районда ашлыкның тулай җыемы 35 мең тоннага якын тәшкил итә. Урак ахырына әлеге күрсәткеч 40 мең тонна тәшкил итәр, дип көтелә.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.

 Фото:Айсылу Хәсәнова.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: