+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 сентябрь 2021, 17:03

Кайсы районда терлек күп?

Мал-туарның да исәбе алына.

Кайсы районда терлек күп?
Кайсы районда терлек күп?

Республиканың район-шәһәрләре төрле тармаклар буенча урыннар били. Республика Ветеринария идарәсенең район ветеринария станциясе кызыклы статистика китерә. Ведомство мәгълүматлары буенча, Баймак районында 26732 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Әмма бу республиканың иң күп терлек асраучы төбәге түгел әле. Баймак районы бу җәһәттән 3нче урынны били. Беренче һәм икенче урыннар - Зианчура һәм Әбҗәлил районнарында. Анда 58376 һәм 29832 баш терлек исәпләнә.

Әмма Баймак районы башка күрсәткеч буенча беренчелекне били. Биредә 12448 баш ат бар. Мондый күрсәткеч башка районнарда юк. Бу җәһәттән Әбҗәлил районы исә икенче урында. Анда 7760 баш ат исәпләнә. Ә менә өченче урынга 5675 баш ат асраган Учалы районы чыкты. Фото: stihi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: