-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь 2021, 21:45

Өч ел корылык булды, быелгысы аеруча бәкәлгә сукты

Бу хакта "туры линия" вакытында Башкортстан Башлыгына Хәйбулла районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Илгиз Таҗетдинов сорау бирде.

Өч ел корылык булды, быелгысы аеруча бәкәлгә сукты
Өч ел корылык булды, быелгысы аеруча бәкәлгә сукты

Ул төбәк җитәкчесеннән корылыкка бәйле югалтуларны компенсацияләү турында кызыксынды.

- Чыннан да, әгәр узган елда республикада без 4 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алсак, быел аны 2 миллионга җиткерәлсәк тә, Табигать-анага, аграрийларга рәхмәтле булачакбыз, - диде Радий Хәбиров. - Бигрәк тә Урал аръягы районнары зур югалтулар кичерде. Анда икенче елга чәчәрлек орлык та җыелмады. Шуңа без Баймак, Зилаер, Зианчура, Хәйбулла районнарына аерым игътибар бүләчәкбез. 2022 елның 1 гыйнварыннан анда орлык сатып алуга 75 миллион сум күләмендә акча юнәлтәчәкбез. Мал азыгы җитешмәү сәбәпле, терлекне күпләп чалуга да юл куярга ярамый. Шуңа да шәхси хуҗалыкларга да ярдәм булачак. Әлегә республикада урак эшләре тәмамланып килә, тагын 40 мең гектрда урып-җыю эшләрен башкарасы бар.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: