-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2021, 20:41

Баймак халкы ярдәмсез калмый

Бүген, 9 сентябрьдә, республиканың Баймак районында төбәк территориясендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен йомшарту буенча оператив штабның күчмә утырышы узды.

Баймак халкы ярдәмсез калмый
Баймак халкы ярдәмсез калмый

Утырышта Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов, дүрт муниципаль район (Баймак, Зианчура, Зилаер һәм Хәйбулла) вәкилләре, шулай ук эре мөгезле терлек симертү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Штаб утырышында катнашучылар аграрийларга терлек азыгы сатып алу һәм транспортлауга киткән чыгымнарны каплау мәсьәләсе, эре мөгезле терлекләрне симертүгә сатып алу һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен фураж белән тәэмин итү темасы буенча фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, корылык нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча штаб бу ай башыннан эшли башлады. Штаб әгъзалары көн саен авыл хуҗалыгында килеп туган вәзгыятьне күзәтеп тора.

Шулай ук бүген Темәс һәм Акборын авылларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең һәм Урал аръягындагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның малларын азык белән тәэмин итү өчен түбән хак белән фураж ашлыгын сату оештырылды.

Фото: baimak.bashkortostan.ru/

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: