+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2021, 14:30

Көнбагыш югары уңыш белән сөендерә

Архангель районында узган фәнни-гамәли семинарда көнбагыш гибридларын бәяләделәр.

Көнбагыш югары уңыш белән сөендерә
Көнбагыш югары уңыш белән сөендерә
Архангель районында “Басу көне” форматында агымдагы сезонда соңгы фәнни-гамәли семинар узды. “Lidea" компаниясе җитештергән көнбагышның урман-дала зонасында үсүче югары уңышлы сортлары” темасы буенча оештырылган семинарда Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры И. Фазрахманов, район хакимиятләре, авыл хуҗалыгы идарәләре, оешма-предприятие һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм белгечләре катнашты.

"Lidea" - Русиядә көнбагыш орлыклары җитештерү буенча үз комплексы булган чит ил орлык компаниясе вәкилләре семинарда катнашучыларга гибридларның сыйфатлы характеристикалары һәм өстенлекләре турында сөйләде. Шулай ук семинар барышында көнбагыш һәм заманча базар шартларында таләп ителгән башка культураларны үстерү технологияләре тикшерелде.

Чараның гамәли өлеше «Үзәк» МТСының Кырмыскалы филиалы басуында узды. Биредә кунаклар көнбагышның уңдырышлылыгын үз күзләре белән күрә һәм бәһали алды. Архангель районында быел рапсның “Белинда” гибриды гектарыннан 25 центнер булса, көнбагышның “Амис” һәм “Новоамис” сортлары гибридлары да югары уңыш белән сөендергән – уртача уңдырышлылык гектарыннан 27,5 центнер тәшкил иткән.

Аграрийларга заманча авыл хуҗалыгы техникасы, аерым алганда, басуларны эшкәртү буенча үзйөрешле һәм авиация сиптергечләре белән дә танышты.

Фото: Архангель районының мәгълүмат-консультация үзәге.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: