-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 сентябрь 2021, 21:10

Яшелчәне дөрес саклагыз

Көзге уңышны җыя башладык. Сакларга куелган яшелчә һәм орлык торышын ай саен кимендә ике тапкыр тикшерергә кирәк. Башта җылы яки салкын һава агымы кереп торган урыннарга игътибар итегез. Кар базында анда сакланган яшелчә һәм бәрәңгегә зыян салучы микроорганизмнар яши. Алар әкренләп баздагы ризыкларга һөҗүм итә.

Яшелчәне дөрес саклагыз
Яшелчәне дөрес саклагыз
Югалтуларга юл куймас өчен бәрәңге һәм тамыразыкны бакыр купоросы өстәлгән известь белән буталган комда сакларга киңәш ителә. Төрле чир тудыручы гөмбәчекләр баздагы продукциянең бозылуына сәбәпче була. Әгәр саклагычта кальций һәм магний ионнары, ягъни алар белән туендырыл­ган һава тәэмин ителә икән, авыру таралуга юл куелмаячак. Бакыр ионнары исә баз корткыч­ларына тагын да көчлерәк тәэсир итә. Әлеге чараны кулланганда базда чир таратучы микроорганимзмнар янәшәдәге яшелчәгә тиз генә күчә алмаячак. Шуңа күрә, һәр ике атна саен саклагычларны тикшереп, чери яки йомшара башлаган яшелчәләрне җыеп алырга кирәк.
Известь һәм купорос күп таләп ителми. Бер чиләк дымлы комга бер аш кашыгы известь һәм бер грамм купорос җитә. Химикатлар комга яхшы сеңсен һәм тигез таралсын өчен аларны мөмкин кадәр күбрәк вакларга кирәк. Порошок хәлендәге ком сибелгән әлеге матдәләрне саклагычта яхшы итеп таратырга һәм җир өстен бераз йомшартырга онытмагыз.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: