Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь , 19:05

Иске Шәрәйнең йөзек кашы ул!

Һәр авылның үз йөзек кашлары – изге күңелле, ярдәмчел, иманлы кешеләре бар. Күркәм гаилә корып, акыллы балалар үстереп, тырыш хезмәтләре белән авылдашларының хөрмәтен яулаган алар. Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылында яшәүче Дилә Хөснетдинова да нәкъ шундыйлардан.

Иске Шәрәйнең йөзек кашы ул!
Дилә Носратулла кызының балачак, үсмер еллары илебезнең бик авыр чорына туры килә. Ләгънәт төшкән сугыш башланганда кызга ике ай тирәсе генә була. Әйе, сугыш чоры баласы ул. Шуның белән барысы да аңлашыла: ятимлек ачысы, авыр эш... Әтисе Носратулла Лотфулла улы читтә эшләгән җиреннән фронтка китеп, 1944 елда яу яланында һәлак була. Хафаса Мансур кызы өч кызын – Диларә, Дилбәр, Диләне ялгызы гына аякка бастыра. Әтиләре белән алар сирәк булса да хатлар аша гына аралашып калалар. “Кече кызыма сәлам әйт!” – дип яза әтиләре, чөнки әтисенә – кызын, кызына әтисен бер тапкыр күрергә дә насыйп булмый.
Дилә дә урындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, колхоз эшенә җигелә. 16 яшьлек кызга колхоз рәисе механизаторларга ашарга пешерергә чыгарга куша. Әлбәттә, әнисе әле буыннары да ныгып бетмәгән кыз баласын мондый эшкә җибәрергә курка. “Эшкә чыкмый икән, җирегезне кисәбез, бәрәңге дә утырта алмаячаксыз!” – дип куркыта рәис. Ризалашмый башка чара калмый. Шулай итеп, 16 яшендә хезмәт юлын колхоз ашханәсендә башлап җибәрә.
– Камәр апа басуда куна ятып эшләде. Ул пешерә, ә без 3-4нче сыйныфларда гына укучы Нәзир Хөснетдинов белән атта төрле авыллардан ризык ташыйбыз: кайдан – икмәк, кайдан – ит, кайдан – сөт һәм каймак. Аннары киң басуларның төрле поч­макларында эшләүчеләрне барып ашатабыз, – дип искә ала хезмәт ветераны.
Шулай, көзгә кадәр эшләп, Дилә әнисе белән Олыкүл авылына күченеп китәләр. Биредә кыз “Заготзерно”га эшкә урнаша. Уңганлыгын күреп, аңа лаборанткага укырга тәкъдим итәләр. Кызганычка каршы, урыс телен белмәгәнлектән, баш тартырга туры килә.
Булачак тормыш иптәше Равил Фәсхетдин улы белән дә алар шунда танышалар. Егет “Заготзернога” ашлык ташый. Кыз баштарак сер бирмәсә дә, егет үзенекен итә: әти-әнисе белән кыз сорарга баралар. Шулай итеп, унсигез яшьлек Дилә 1959 елда Тайфә һәм Фәсхетдин Хөснетдиновлар гаиләсенә килен булып төшә.
Дилә Носратулла кызының алдагы хезмәт юлы да туклану өлкәсе белән бәйле була. Шулай ук колхозда механизаторларга ашарга пешерә, 14 ел Иске Шәрәй мәктәбе ашханәсендә хезмәт сала. Бу елларда балалар, мәктәп ашханәләре ашнакчысы курсларында белемен камилләштереп, ашнакчы белгечлеге ала. Ул чорда авылда яшәүче беркем дә чөгендер үстерү эшендә катнашмый калмагандыр. Дилә Носратулла кызына исә бу эш кечкенәдән таныш. Әнисе белән чөгендер басуларында бәләкәйдан тир түгәргә туры килә аңа, ә аннары еллар дәвамында үзе дә ахирәтләре белән җәйге челләдә дә, көзге койма яңгырлар астында да татлы тамыр үстерүдә катнаша. Дүрт дистә еллык эш стажы туп­лап, “Хезмәт ветераны” исеменә ия булып, 1996 елда хаклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Равил Фәсхетдин улы (кызганычка каршы, 6 ел элек мәрхүм булды) белән 56 ел гомер кичереп, 4 балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, бала кайгысы да кичерергә туры килә Дилә апага: тәүге уллары кечкенә вакытта фаҗигале һәлак була. Өч улларын алар, яхшы хезмәт тәрбиясе биреп, лаеклы кешеләр итеп үстерәләр. Һәрберсе тормышта үз урынын табып, гаилә корып, эшләгән урыннарында абруй казанып, күркәм гомер кичерәләр. Ә бу исә ата-ана салган изгелек орлыкларының мул уңышы, дип икеләнми әйтергә була. Балалары гаилә коргач, оныкларын тәрбияләшүдә дә зур ярдәм күрсәтә Дилә Носратулла кызы. Шуңа да бүген ул алар өчен иң яраткан нәнәй, ә күпсанлы туганнары өчен яраткан апа, җиңги, әби булып, әле дә һәрберсе өчен янып-көеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп гомер йомгагын сүтә.
Менә инде ун ел улы Ришат һәм килене Рәйлә белән бер йортта, бер түбә астында тату гомер кичерәләр. Атна саен туган йортка балалары, оныклары һәм күпсанлы туруннары кайтып тора. Олыгайган көнеңдә барлык сөюеңне биреп үстергән балаларыңның ихтирамын тоеп, аларның кадер-хөрмәтенә төренеп яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр ул!
Дилә Носратулла кызы гомере буе Ходай Тәгаләгә табынып яши. Әнисе һәм нәнәсенең дини белемнәре була. Кечкенәдән догалар өйрәнеп, гомер дәвамында белемен баетып килә. Тәсбих тотып, илнең иминлеген, балаларының саулыгын теләп намазларын укый. Аллаһка ышанычының саф, күңеленең чиста һәм изге булуы нәтиҗәсендә аңа Хызыр Ильяс белән очрашырга, изге Рамазан аенда күк кабагы ачылуын күрергә дә насыйп булгандыр. Ә мондый кешеләр бик бәхетле була, ди.
Тугызынчы дистәсен ваклаган Дилә Носратулла кызының да тормышында авырлыклар аз булмаган. Ләкин узган елларына әйләнеп карап, гомер көзендә ул үзен бик бәхетле хис итә. Олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә рәхәтләнеп авыл тормышына хас булган көндәлек мәшәкатьләр белән яши: күпләп кош-корт үстерә, бакчасы да мул уңыш белән сөендерә.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова